Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бондюгта блокадада булган балалар

Ленинградны чолганыштан азат итүнең 70 еллыгына багышланган чаралар бар җирдә үткәрелә. Илебез тарихының фаҗигале сәхифәсе белән бәйле бу вакыйга районыбыз елъязмасында да эз калдырды. Беренче каналдан "Ладога" исемле фильм бара, анда блокадалы шәһәрдән Тормыш юлы буйлап балаларны алып чыгуны чагылдырган кадрлар бар. Илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән безнең Бондюг районына...

Ленинградны чолганыштан азат итүнең 70 еллыгына багышланган чаралар бар җирдә үткәрелә.
Илебез тарихының фаҗигале сәхифәсе белән бәйле бу вакыйга районыбыз елъязмасында да эз калдырды.
Беренче каналдан "Ладога" исемле фильм бара, анда блокадалы шәһәрдән Тормыш юлы буйлап балаларны алып чыгуны чагылдырган кадрлар бар. Илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән безнең Бондюг районына да күпме балалар эвакуацияләнгән. Балалар йортларында булганда миңа Ленинградта туганнарны очратырга туры килде. Барысының да исем-фамилиясе хәтеремдә түгел, ә берсе - Боря Фурман исемдә калган, аның күз күреме начар иде.
Бәлки архивларда блокада балаларының анда булуын дәлилләүче документлар сакланадыр. Үзем раслап әйтә алам, Пионерская урамындагы Балалар йортында яшәүче мәктәп укучыларын Тын Таудагы йортка күчерделәр, ә алар урынына ясле яшендәге блокада сабыйларын урнаштырдылар. Күп еллар узганнан соң, мин шуны белдем, бу төркемнән берничә бала вафат булган һәм Менделеевскида җирләнгән.
Күп еллар узды. Эвакуацияләнгән блокадалыларның язмышы ничек булгандыр? Бәлки кайберләре туган шәһәрләренә әйләнеп кайткан, якыннарын тапканнардыр. Күпләре исән дә түгелдер, әмма әлегә кадәр яшәүчеләре бәлки үзләрен җылыткан, түбә астына сыйдырган ерак Тын Тау, Кокшанны һәм Бондюгны рәхмәт белән искә алалардыр.
Василий Галкин,
хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безнећ тарих

2
X