Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозда йөрергә ашыкмагыз

Менделеевлыларны су объектларында бозның ышанычлы булмавы турында кисәтәләр. Инде кешеләрнең боз астына китү очраклары бар, шул исәптә безнең районда да.

Шунлыктан гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Анда сүз кышкы чорда районның су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм кешеләрнең үлемен булдырмау буенча өстәмә чаралар турында сүз барды. Җирлекләр башлыкларына һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарларына халыкка мәгълүматны җиткерү өчен җыеннар уздырырга, бозга чыгуны тыючы аншлагларны контрольдә тоту йөкләнде. МЧС хезмәткәрләре эчке эшләр вәкилләре белән берлектә кешеләрнең күпләп бозга чыгу урыннарына рейдлар үткәрәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев