Браслет белән арест астында
Февраль аенда суд тарафыннан ел ярымга хөкем ителгән 23 яшьлек менделеевлы күптән түгел электрон браслет киеп карады. Инспекция начальнигы Ирина Шакирова аңлатканча, РФ җинаять-башкарма кодексының 60 нчы маддәсе нигезендә күзәтчелек итү һәм хөкем ителгәннең тәртибе турында мәгълүмат алу максатында браслет - алыштыргысыз әйбер. Контрольнең әлеге төре хөкем ителгәннәрне яңа җинаять...
Февраль аенда суд тарафыннан ел ярымга хөкем ителгән 23 яшьлек менделеевлы күптән түгел электрон браслет киеп карады.
Инспекция начальнигы Ирина Шакирова аңлатканча, РФ җинаять-башкарма кодексының 60 нчы маддәсе нигезендә күзәтчелек итү һәм хөкем ителгәннең тәртибе турында мәгълүмат алу максатында браслет - алыштыргысыз әйбер. Контрольнең әлеге төре хөкем ителгәннәрне яңа җинаять кылудан саклау мөмкинлеге бирә. Аңа шулай ук кафе, күңел ачу учреждениеләре, төнге клубларга йөрү чикләнә. Шул ук вакытта хөкем ителүче гардеробындагы махсус мобиль җайланмалы каешлы әйбер белән рәхәтләнеп эшкә йөри ала. Һәм, әлбәттә, вакытында өенә кайтырга тиеш (22 сәгатькә кадәр). Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында (төнне исәпләмичә) җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәре күзәтү астында булучының өенә килергә, аның белән әңгәмә корырга һ.б. хокуклы.
Авылда яшәүче ханымга карата техник җайланма кулланылган мондый беренче очрак 2010 елда теркәлгән. Шуны искәртәбез, дистанцион контроль комплекты 100 мең сумнан артык бәяләнә. Казна милкен бозганда инспекция гаепледән матди зыянны каплатуны үтенеп судка дәгъва белән мөрәҗәгать итә ала. Мобиль контроль җайланмасы нигездә авыр булмаган хокук бозучыга карата кулланыла.
2012 елның августында эш фигуранты "Дружба" бакчачылык ширкәтенең ташландык участогында үсүче каннабис (марихуана) куагын өзеп ала һәм гаражында саклый. Көз көне пакетны йорт подъездында металл щитокка яшерә. Декабрь аенда фатирына алып керә, наркотикны полицейскийлар таба. Эксперт нәтиҗәсе буенча, аның массасы 14,7 г. Беренче карашка уңышлы күренгән, элек хөкем ителмәгән егетне бу уйланмаган адымга нәрсә этәрә? Ачыкланганча, ул наркологта исәптә торган икән.
Яшь ир тикшерү барышында һәм суд утырышы вакытында да үз гамәле өчен үкенүен белдерә һәм гаебен таный. Ирек Нәбиев рәислегендәге суд аның җәмгыятьтән аермыйча гына төзәлү мөмкинлеген исәпкә ала. Шартлы җәза үтәү вакытында менделеевлы үзен көнкүрештә дә, эш урынында уңай яктан таныта. "Комфорт" ҖЧҖнең хезмәт коллективы аңа шеф-остаз билгели. Иң мөһиме, шефлыкка алган кеше намус белән хезмәт итсен һәм җәза үтәү кагыйдәләрен бозмасын.
Лариса Саберова, җинаять-башкарма инспекциясе өлкән инспекторы,
Роза Шәрәфиева, үз хәбәрчебез
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.2200
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.2600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.2400
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.2300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика