Бөркетләр нәселеннән
1464
0
0
Шушы көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәткә лаек шәһәрдәшебез Николай Дмитриевич Ксенофонтов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин юбилярга изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.Путиннан котлау адресы тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Карпов исемендәге химия заводы...
Шушы көннәрдә сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәткә лаек шәһәрдәшебез Николай Дмитриевич Ксенофонтов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин юбилярга изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.Путиннан котлау адресы тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Карпов исемендәге химия заводы профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина, гипосульфит цехы комитеты рәисе Оксана Зәкиева һәм заводның ветераннар советы рәисе Роза Галиева, хәрби комиссариат начальнигы исеменнән Надежда Борихина тантана хуҗасына котлаулар җиткерделәр.

Сугыш Ык Тамагында яшәгән Ксенофонтовлар гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы китергән. Хатыны Прасковьяны, дүрт баласын ятим итеп, 36 яшендә әтиләре һәм тормышка беренче адымнарын гына ясаган 17 яшьлек уллары Анатолий сугыш кырында ятып калалар. Бишенче сыйныфка кадәр генә белем алу мөмкинлеге булган Николайга бик иртә гаилә башлыгы йөгәнен тартырга туры килә. Хуҗалык мәшәкатьләре дә шул ныгып җитмәгән үсмерләр җилкәсенә төшә.
1944 елда аңа да фронтка китәргә чират җитә. Ерак Көнчыгышта Хәрби-диңгез флотында, соңрак Япония сугышында катнашкан ветеранның батырлыклары икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале белән билгеләнгән. Николай Дмитриевич 1951 елда гына туган як җиренә аяк баса. Ул чорда эш табу җиңел булмый, алай да яшь солдат Карпов исемендәге химия заводының гипосульфит цехына урнаша. Утыз елга якын бер урында хезмәт кую дәверендә мактаулылар исемлегендә була. Юбилярның эш стажы биш дистә елга җыела. Коллективта хөрмәт казанган, җаваплы, хезмәт сөючән Н.Ксенофонтов күп төрле Мактау грамоталарына, медальләргә лаек була.
Әңгәмәдәшебез дүрт ел элек вафат булган тормыш иптәше Анна Александровнаны сагынып искә ала.
- Илле җиде ел бер-беребезне аңлап, тату гаилә тормышында гомер уздырдык. Балаларыбыз Татьянаны, Борисны тәүфыйклы, кешелекле итеп тәрбяләдек. Улыбыз Борисның дөньядан иртә китүе йөрәккә төзәлмәслек яра салды. Язмышыбыз шундый булгандыр инде, - дип уфтана ветеран.
Балык тотуны, бакча үстерүне үз иткән Николай Дмитриевич оныклары Алексейны, Еленаны да шул мавыгуларга тарткан. Хәзер буын җебен дәвам итүче өч оныкчыгының үсеп килүенә шатланып яши.
Тугызынчы дистәсен ваклаган ныклы, көр күңелле, ачык йөзле, оптимист булып калган ветеранга сәламәтлек, бәрәкәтле гомер телибез.
Ф.Вахриева
Р.Сәхапов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4300
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6200
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10300
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11200
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11600
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12000
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6500
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16400
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84