Бөтендөнья Гармония йөгерешенә 25 ел
443
0
0
Дөньяда иң озын булган факел эстафетасында шул вакыт дәвамында биш континент йөгерүчеләре 100000 километр үткән. Эстафета традиция буенча Нью-Йоркта БМО штаб-фатирыннан старт ала. Катнашучы илләр церемония барышында төп уттан факеллар яндыралар. 25 июльдә Астана шәһәрендә тантаналы финиш оештырылачак. 140 дәүләт кешесен берләштергән чарада катнашучылар маршруты 22 июнь көнне Менделеевскидан узды....
Дөньяда иң озын булган факел эстафетасында шул вакыт дәвамында биш континент йөгерүчеләре 100000 километр үткән.
Эстафета традиция буенча Нью-Йоркта БМО штаб-фатирыннан старт ала. Катнашучы илләр церемония барышында төп уттан факеллар яндыралар. 25 июльдә Астана шәһәрендә тантаналы финиш оештырылачак. 140 дәүләт кешесен берләштергән чарада катнашучылар маршруты 22 июнь көнне Менделеевскидан узды. Йөгерешчеләрне шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре, яшь спортчылар һәм башкалар сәламләде. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүче һәм спортны яратучы 1 нче мәктәп укучысы Нәфис Сираҗетдинов, студент Иван Егоров, "Батыр" спорт мәктәбе тренеры Анастасия Елизарова, йөзү инструкторы Лариса Назарова Монголиядән, Белоруссиядән, Украинадан, Удмуртиядән, Түбән Новгородтан килгән эстафетачылар белән бергә "Метелица" юл-комплексыннан алып Карпов исемендәге химия заводы санаторий-профилакториена кадәр юлны бергә йөгереп уздылар. Аларга чара флагы, факел тапшырылды. Очрашу барышында йөгерешчеләр чара тарихын бәян кылдылар.
Гармония йөгереше 1987 елда спортчы, философ, рәссам, музыкант һәм шагыйрь Шри Чинмой тырышлыгы белән туган. Аның максаты: халыклар арасында дуслык һәм бердәмлек идеалларын җәелдерү. Бу башлангычны хуплап каршы алганнар хәзер биш миллионнан артык.
Бердәм идея белән бәйләнгән яшьләр үз телләрендә эстафета гимнын башкардылар һәм җыелганнарга мәрхәмәтлелек символы буларак кәгазь күгәрченнәр тапшырдылар. Район җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Павел Миронов менделеевлылар исеменнән аларга уңышлар теләде. Спортчылар 23 июньдә Ижевск шәһәренә юнәлделәр. Аларны куркынычсызлык максатларында ЮХИДИ автомобиле дә озата барды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.3900
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.4700
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.5300
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.5900
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.6200
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.7100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.5500
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.8300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18500
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14600
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84