Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсендә «перезагрузка»
Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсенең отчёт-сайлау җыелышы булды.
Аның эшендә Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары һәм мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча әйдәп баручы референты Илгиз Халиков һәм Ләйсән Исхакова, җирле башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалиева катнаштылар.
Җыелыш барышында эшчәнлек турында отчёт белән Бөтендөнья татар конгрессы Менделеевск бүлекчәсе рәисе Лилия Галиева чыгыш ясады. Җыелганнар отчётны исәпкә алдылар.
Аннан соң иҗтимагый оешманың яңа рәисе сайланды. Илгиз Илдарович Лилия Фёдоровнага озак еллар лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатын, «ТАССРның 100-еллыгы» медален, истәлекле бүләк тапшырды, шулай ук Л. Галиева бу сафларда актив әгъза булып калыр, дигән ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев