Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтендөнья йортсыз хайваннар көне

Бу дата бәйрәм булып түгел, йортсыз хайваннар проблемасын күтәрүгә сәбәп булып исәпләнә. Августның өченче шимбәсендә Бөтендөнья йортсыз хайваннар көне билгеләнә (International Homeless Animals Day). Дата календарьда Халыкара хайваннар хокуклары җәмгыяте инициативасы буенча барлыкка килде. Датаның бурычларының берсе - контрольсез арту хисабына йортсыз этләр һәм мәчеләр сафларын тулыландырмас өчен хайваннарның хуҗаларын...

Бу дата бәйрәм булып түгел, йортсыз хайваннар проблемасын күтәрүгә сәбәп булып исәпләнә.
Августның өченче шимбәсендә Бөтендөнья йортсыз хайваннар көне билгеләнә (International Homeless Animals Day). Дата календарьда Халыкара хайваннар хокуклары җәмгыяте инициативасы буенча барлыкка килде. Датаның бурычларының берсе - контрольсез арту хисабына йортсыз этләр һәм мәчеләр сафларын тулыландырмас өчен хайваннарның хуҗаларын үз рольләренә аңлы карашта булырга өндәү.
Әлеге максаттан кайбер ветеринария клиникалары бу көнне этләрне һәм песиләрне бушлай стерильләштерәләр.
Безнең корреспондентлар менделеевлылардан йортсыз хайваннарга ничек караулары турында кызыксындылар.
Михаил:
- Миңа проблема тудырмыйлар икән - нейтраль. Йортсыз кешеләр булган илдә йортсыз хайваннар проблемасын күтәрүдән мәгънә бармы?
Расих Гәрәвич:
- Мин йорт хайваннарын урамга чыгарып аткан кешеләргә тискәре карашта. Үзем өйдә тереклек ияләрен тотмыйм, чөнки моның нинди җаваплылык икәнен беләм.
Татьяна:
- Күптән түгел оныгым өйгә мәче алып кайтты, һәм "Бу Миша" диде. Бу Мишаны гаиләгә алырга туры килде. Күпмедер вакыттан аның авырлы Маша булуы ачыкланды. Хәзер өч песи баласын кая куярга белмим.
Вера Николаевна:
- Бәлки тема буенча да әйтмимдер, минем өчен иң мөһиме - хайваннар гаилә әгъзалары яки күршеләр арасындагы гауга предметы булмасын. Кайвакыт чын сугыш башлана.
Лидия:
- Күптән түгел яраткан песиебез Соня югалды. Кайдан гына эзләмәдек. Гаиләбез белән борчылабыз, йокламыйбыз. Шәһәрдә песиләр югала я үлә дип ишеттек. Бәлки безнеке дә бәлагә таргандыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары