Бөтенроссия инвалидлар оешмасына 25 ел
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар үткәрелә. Район башлыгының инвалидлар җәмгыяте активы белән очрашуы шуларның берсе булды. Муниципалитет залында җыелганнарны сәламләп, Игорь Привалов инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәфис Нәбиев белән берлектә Казанда Президент катнашында үткәрелгән республика чарасында булулары турында игълан итте, соңгы ике елда "Уңайлы мохит" республика программасын гамәлгә ашыру буенча...
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар үткәрелә. Район башлыгының инвалидлар җәмгыяте активы белән очрашуы шуларның берсе булды.
Муниципалитет залында җыелганнарны сәламләп, Игорь Привалов инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәфис Нәбиев белән берлектә Казанда Президент катнашында үткәрелгән республика чарасында булулары турында игълан итте, соңгы ике елда "Уңайлы мохит" республика программасын гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшләргә тукталды.
Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәфис Нәбиев чыгышында Бөтенроссия җәмгыятенең 25 еллыгын билгеләп үтүе һәм бу уңайдан күпсанлы чаралар уздырылуы турында сөйләде.
"Бергәләп күп нәрсә эшли алабыз" республика инвалидлар иҗат фестиваленең җирле туры уздырылды. Аның максаты - мөмкинлекләре чиклеләр, шул исәптән инвалид балалар арасында талантлыларны сайлап алу һәм аларны үстерү. Фестивальдә 27 кеше, шулай ук коррекция мәктәбе балалары катнашты. Нәфис сүз, музыкаль иҗат (ансамбль, солист), сынлы-гамәли сәнгать номинацияләре буенча җиде кеше җиңүче булды. Иң яхшы эшләр Казанга җибәрелде.
Җәмгыять "Татарстан инвалидлары коммерциясез оешмасы өчен социаль-мәгълүмати бердәм система" проектын гамәлгә ашыруда катнашты. Шулай ук "Уңайлы мохит", федераль һәм республика максатчан программалары буенча мониторинг үткәрелде. Аның кысаларында инвалидларга җәмгыятьтә яраклашу өчен уңайлыклар тудырылды.
Быел оешма район башлыгы ярдәме белән уңайлыклы яңа кабинетка күченде. Хәзер җәмгыять әгъзаларына ешрак очрашу һәм тренажёр залында шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Агымдагы елда инвалидлар командасы төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында уңышларга иреште. Шахмат, шашка, армрестлинг, авыр атлетика буенча призлы урыннар яулаучылар исәбендә менделеевлылар да бар. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Менделеевск бүлеге булышлыгы ярдәмендә өч спартакиада уздырылды. Инвалидлар җәмгыяте ярышларны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтле.
Чыгышларны йомгаклап, Игорь Анатольевич идарә активына акчалата бүләк тапшырды.
Очрашу һәм үзара фикер алышу чәй табыны артында дәвам итте.
Мәдинә Григорьева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!3800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.6400
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11600
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11700
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10800
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10300
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.11800
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11700
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика