Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Бу дөнья нинди матур”

    Билгеле җырдан әлеге сүзләр Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат сезонын ачу уңаеннан зур концертның лейтмотивы булды. - Сарайда озакка сузылган ремонтка да карамастан, иҗат коллективлары эшчәнлекләрен туктатмадылар, - диде сәламләү сүзендә Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. - Бүген бию һәм вокаль ансамбльләргә репетицияләр өчен мөмкинлекләр биргән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре...

    Билгеле җырдан әлеге сүзләр Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат сезонын ачу уңаеннан зур концертның лейтмотивы булды.

    - Сарайда озакка сузылган ремонтка да карамастан, иҗат коллективлары эшчәнлекләрен туктатмадылар, - диде сәламләү сүзендә Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева. - Бүген бию һәм вокаль ансамбльләргә репетицияләр өчен мөмкинлекләр биргән мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерәм.
    Бу көнне тамашачылар "Кристалл" һәм "Шаян"ның яңа хореографик композицияләрен күрделәр, "Күңелле әбиләр"нең актуаль такмакларын, "Рапсодия" ансамбле башкаруында ретро-җырларны көчле алкышладылар. Анна Фәрхетдинова, Римма Плитман, Сирануш Овсепян менделеевлыларга аһәңле җырлар бүләк иттеләр.
    "Веселуха" ансамблендә катнашучылар яңа амплуада чыгыш ясадылар - тормыштан иртә киткән мәдәният хезмәткәрләре Лениза Гиннатуллина, Сания Узлова, Валентин Заклюшин һәм башкалар истәлегенә җыр-багышлау башкардылар.
    Ветераннар хоры, "Талларым", "Былина", "Эрвел", "Купанча" милли ансамбльләре, "Ля-ля-фа" балалар җыр студиясе иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.
    - Мин дә мәдәният өлкәсендә эшләдем, - дип бүлеште ЗАГС бүлеге начальнигы Фаина Козырева. - Һәм һәр чыгыш артында җентекле хезмәт, озак репетицияләр торганын беләм. Ә бүген тамашачы буларак концерттан канәгатьлек алдым.
    Кичә мәдәният сарае коллективы башкаруында "Бу дөнья нинди матур" исемле җыр белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: