Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бу мунчаны кем төзегән?

    Хезмәт ветераны Хәлимә Солтанованың фикер йөртүе безне бу турыда уйланырга этәрде. Без аның белән шимбә көнне иске мунчада очраштык. "Мин бу мунчаны төзегән кешегә гел рәхмәт укыйм. Ничә еллар буена кешеләр монда сәламәтлек, рух көрлеге ала, тәне һәм күңеле ял итә. Кем һәм кайчан бу мунчаны төзегән икән, белмисезме? -...

    Хезмәт ветераны Хәлимә Солтанованың фикер йөртүе безне бу турыда уйланырга этәрде.
    Без аның белән шимбә көнне иске мунчада очраштык. "Мин бу мунчаны төзегән кешегә гел рәхмәт укыйм. Ничә еллар буена кешеләр монда сәламәтлек, рух көрлеге ала, тәне һәм күңеле ял итә. Кем һәм кайчан бу мунчаны төзегән икән, белмисезме? - ди Хәлимә Абдулловна.
    Коммуналь хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә әзерләнгәндә берничә ел элек шушы сорауга җавап эзләп карадык. Мунча хезмәткәрләре әйтүенчә, имеш элек бу бинада Ушковларның ат сарайлары булган. Әмма бу риваятьне музей хезмәткәрләре дә, туган якны өйрәнүчеләр дә расламады. Безгә техник инвентарьләштерү бюросына мөрәҗәгать итәргә куштылар, бәлки алар мунчаның төзелеш вакытын төгәл әйтерләр. Әмма бюрода андый мәгълүмат булмавы ачыкланды.
    Бәлки газета укучыларыбыз балачак истәлекләре, әби-бабалары хатирәләре аша безгә дөреслекне табарга ярдәм итәрләр.
    Хәлимә Абдулловна билгеләп үткәнчә, Ушков заманында химия заводының аеруча зарарлы цехлары эшчеләре өчен һәр көнне сарык суйганнар һәм мунча якканнар, дип искә ала аксакаллар. Безгә шунысы кызыклы, сугыш чорында мунча эшләгәнме, төрле елларда кем аның белән идарә иткән? Теләсә нинди мәгълүмат, документ, хезмәт кенәгәсендә язмалар, хатирәләр һ.б.лар - барысы да безнең өчен кызыклы. Сездән язмалар һәм 2-15-77 телефоны аша хәбәрләр көтәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: