Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычларны бергәләп чишәргә

Хакимияттә авыллар җирлекләре башлыклары, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә киңәшмә узды.

Авыллар торак пунктларында оператив хәл турында полиция участковыйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Альберт Юнысов сөйләде. Атна дәвамында авыллар җирлекләреннән ун хәбәр алынган.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында сөйләштеләр: хәзерге вакытта кырларда барлык мәйданның 25 процентында бөртеклеләр җыелган. 6 һәм 12 августта Каенлыкка төшү урынында һәм чаңгы базасы территориясендә «Чиста уеннар» акциясен үткәрергә тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр айлыгы 1 сентябрьдә башлана һәм 1 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Юбилее уңаеннан район башлыгы Ижёвка башкарма комитеты сәркатибе Фәнисә Нургалиеваны котлады.

Анастасия Шишкина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев