Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурыч: хезмәт хакын саклау

Дүшәмбе көнге эшлекле киңәшмә райондагы оператив хәл белән таныштырудан башланды. Урлашулар кимрәк булырга мөмкин Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков бакчачылык ширкәтләрендәге һәм гаражлар җәмгыятьләрендәге милек сакланышын тәэмин итү проблемасын билгеләде. - Бер елдан соң гына хәбәр ителгән җинаятьне ачыклавы кыен, - диде ул. Хәлне анализлап, район җитәкчесе...

Дүшәмбе көнге эшлекле киңәшмә райондагы оператив хәл белән таныштырудан башланды.

Урлашулар кимрәк булырга мөмкин
Эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Геннадий Сушков бакчачылык ширкәтләрендәге һәм гаражлар җәмгыятьләрендәге милек сакланышын тәэмин итү проблемасын билгеләде.
- Бер елдан соң гына хәбәр ителгән җинаятьне ачыклавы кыен, - диде ул.
Хәлне анализлап, район җитәкчесе Игорь Привалов болай дип ассызыклады:
- Бөтен бәла дә шунда, бакчачылык ширкәтләрендә һәм гаражлар җәмгыятендә идарәләр юк. Салым йөкләмәләреннән качып, кешеләр күчемсез милеккә хокукларын рәсмиләштермиләр. Шуның өчен анда тәртип тә юк.
Районның социаль-икътисадый үсеше
Район башкарма комитетының икътисадый мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева агымдагы елның биш аенда социаль-икътисадый үсеш турында мәгълүмат бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елның июненә Татарстан буенча эшсезлек дәрәҗәсе 1,31% тәшкил итә, безнең районда - 2,74%.
Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы - 16053,6 сум (узган ел белән чагыштырганда 20,5 процентка арткан). Сәүдә өлкәсендә уртача хезмәт хакы - 12159,7 сум. Чаллы сәүдә базасы хезмәт хакын 9 процентка киметте.
Промышленность
Биш айда районда 2,1 млрд. сумлык (126,5%) товар җитештерелгән һәм хезмәт күрсәтелгән. Промышленность җитештерүе индексы - 101,1%.
Өч предприятие - "Менделеевсказот" ҖЧҖ , "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ, "Ижевский источник" СЙ ҖЧҖ - җитештерү күләмен аттыруга иреште.
Икмәк заводында җитештерү кимү күзәтелде: язгы ташу вакытында предприятие су басу зонасына керде.
Куллану базары
Товар әйләнеше 415,8 млн. сумга җитте, узган ел белән чагыштырганда 107,7%.
"Камилла" СЙ (биш тапкыр), "Дионис" ҖЧҖ (26,4%), "Атлант" ҖЧҖ (11,9%), "Чаллы икмәге" СЙ ҖЧҖ ваклап сату күләмен 14,1 процентка арттырды. Гомумтуклану өлкәсендә товар әйләнеше 18,7 млн. сум тәшкил итте, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырма - 105%. "Химсервис" ҖЧҖ сату күләмен 27,5 процентка арттырды.
Төзелеш
Төзелеш-монтажлау эшләре күләме артты. Барлыгы 38,9 млн. сум (109,7%) үзләштерелде.
Торак төзелеше
17829 кв.м. торак файдалануга кертелде, шул исәптән 14 шәхси йорт һәм 15557 квадрат метр мәйданлы 275 фатирлы тугыз катлы торак йорт.
Авыл хуҗалыгы
Гамәлдәге бәяләрдә җитештерелгән гомуми продукция күләме 77,8 млн. сумлык булды. Узган ел белән чагыштырма - 133%. Продукция сатудан 55,1 млн. сум керем тупланды. 2707 т сөт сатылды, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырма - 120%, 302 т ит сатылды (102,4%).
Халык исәбе
Агымдагы елның биш аенда 150 бала туган (узган елдагыдан бер балага артык). 188 кеше вафат булган, табигый кимү 38 кеше тәшкил итә. 21 пар никахлашкан һәм 40 пар аерылышкан.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, Игорь Привалов барлык төр милек предприятие җитәкчеләренә коллективларда хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү буенча эшне активлаштыруны йөкләде.
- Хезмәт хакын узган елдагыдан киметүгә һәм куллану бюджетыннан түбән итеп түләүгә юл куярга ярамый, - дип кисәтте ул.
Власть һәм бизнес
Район эшмәкәрләре берлеге эшчәнлеге турында директор Диләрә Хафизова сөйләде.
Докладчы сүзләренчә, берлек өч ел эшли, "Чаллы һәм Кама буе регионы" Сәүдә-промышленность палатасы әгъзасы булып тора. Составына җаваплылыгы чикләнгән 10 җәмгыять һәм 22 шәхси эшмәкәр керә. Берлек әгъзалары, "Кама таңнары" приюты, спорт учреждениеләре, сәнгать мәктәбе, инвалидлар җәмгыяте эшчәнлегенә актив йогынты күрсәтеп, райондагы мөһим чараларда иганәче булалар, хәйрия эшчәнлеге алып баралар.
Эшмәкәрлекне үстерү белән бәйле күп мәсьәләләр муниципаль власть органнары тарафыннан яклау таба. Уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак машина кую урыннары (стоянка) бизнесы өчен җиргә салым коэффициенты киметелде, спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләренә карата уңайлы карар кабул ителде.
Бүгенге көндә урта һәм кече бизнеска ярдәм буенча ТР Инвестицион үсеш агентлыгы программасына керү бурычы тора, аның кысаларында федераль һәм республика бюджеты казнасыннан 1 миллиардка кадәр финанслау каралган. Берлек район эшмәкәрләренә анкета тутыруда һәм заявка рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтергә әзер.
Торак-коммуналь хезмәткә түләү
"Бердәм исәп-хисап үзәге" директоры Елена Һадиева торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә тышкы комиссиягә күчү турында мәгълүмат бирде.
- ТР Министрлар Кабинеты боерыгын гамәлгә ашыру һәм социаль киеренкелекне тудырмау максатында "Бердәм исәп-хисап үзәге" белгечләре торак-коммуналь хезмәтләргә түләү торышын төрле операторлар ярдәмендә анализладылар. "Бердәм исәп-хисап үзәге" кассасы гына комиссиясез эшли. Комиссия җыемының иң югарысы почтада - 1%. "Спурт" банкында - 0,25%, Саклык банкында - 0,3%, "Ак барс" банкта - 0,5%. Бердәм исәп-хисап үзәгенең үз кеременнән комиссия түләнде.
1 августтан бу чыгымнар "Торак фонды белән идарә итү"гә тарифтан алыначак һәм комиссияне торак хуҗаларына түләргә кирәк булачак.
Йомгаклау сүзендә Игорь Привалов:
- Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түләү - мөһим мәсьәлә. Түләүләр җыелмаса, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре банкротлыкка чыгачак. Барлык төр милек предприятиеләр җитәкчеләре хезмәтләр өчен вакытында түләүгә йогынты күрсәтергә тиешләр, - диде.
Гуманитар ярдәм җыю
- Краснодар краенда су басудан зыян күрүчеләргә акча җыю дәвам итә. Йөзләгән кешеләрнең кайгысына беркем дә битараф калырга тиеш түгел, - дип мәгълүмат бирде Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина.
- Ярдәм итәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте залдагыларга район җитәкчесе Игорь Привалов. Азык-төлек һәм башка әйберләр җыюны атна азагына төгәлләү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бурыч: хезмђт хакын саклау