Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурыч – район бюджетын ачык итү

Дүшәмбе көнне район муниципалитетының вәкиллекле органы Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Чершинцев катнашында алдагы өч елга район тормышы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде. 2015 елга һәм 2016-2017 елларга районның социаль-икътисадый үсеше фаразлары турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады....

Дүшәмбе көнне район муниципалитетының вәкиллекле органы Башкарма комитет җитәкчесе Валерий Чершинцев катнашында алдагы өч елга район тормышы белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде.

2015 елга һәм 2016-2017 елларга районның социаль-икътисадый үсеше фаразлары турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында үз җитештерүдәге товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме 2013 ел белән чагыштырганда 99,7% тәшкил итте, сәнәгать өлкәсендә түбән динамика күзәтелә - 98,8%. Нигездә бу безнең предприятиеләр продукциясенең эчке һәм шулай ук тышкы базарда ихтыяҗы кимү белән аңлатыла. Төзелештә әлеге күрсәткеч - 108,7%. Предприятие һәм оешмалар үсешен фаразлау район буенча күрсәткечләр формалаштыруның нигезе булды.
Гамәлдәге куркынычлар һәм аларны минимальләштерү буенча чараларны тормышка ашыруны исәпкә алып, 2014 ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 4,9 млрд. сумлык булыр дип көтелә, җитештерү индексы 100,2% тәшкил итәчәк.
Предприятиеләр планнарыннан чыгып, "Аммоний" ААҖен куллануга тапшыруны исәпкә алып, 2015 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 220 проценттан артык үсеш темпы белән 10,9 млрд. сум булыр дип фаразлана. Район үсешенә төп өлешне безнең әйдәп баручы предприятиеләр кертәчәк.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү инвестиция өлкәсендә мөһим күрсәткеч булып санала. 2013 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының гомуми территориаль продуктта өлеше 25% белән исәпләнә (2012 елда - 19,5%). 2014 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 25,9 процентка җитәр дип көтелә. Районның әлеге секторының гомуми территориаль продуктта өлеше берникадәр үсеш алуы күзәтелә. Шәһәр индустриаль, шунлыктан, икътисадта кече һәм урта бизнесның өлеше югарырак булырга тиеш.
Шуның белән беррәттән, бюджет средстволарын нәтиҗәле тоту, инвесторлар белән адреслы эшләү буенча җирле үзидарә органнарының системалы эшчәнлеге макроикътисадый тотрыклылык белән беррәттән фаразлауны үтәүнең төп шарты булып тора. Безгә барлык дәүләт чаралары һәм программаларында катнашу мөмкинлегеннән максималь файдалану кирәк.
Даими комитетлар утырышларында алдан тикшерүне исәпкә алып, депутатлар мәгълүматны исәпкә алдылар.
2015 елга һәм планлы 2016-2017 елларга район бюджеты белән финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева таныштырды.
Бюджет средстволары чыгымнарын оптимальләштерү белән бәйле чаралар комплексын гамәлгә кертү буенча район хакимияте эшчәнлегенә тәкъдимнәр белән Валерий Чершинцев чыгыш ясады.
- Безнең бурыч - район бюджетын ачык итү, чиновниклар аппаратына чыгымнарны кыскарту, вазифаи инструкцияләр кысаларында вазифаларын үтәүне кабатлаучы аерым спорт учреждениеләрен финанслауга чыгымнарны оптимальләштерү. Шулай итеп, экономияләнгән финансларны без халык яшәеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә, АТП предприятиесенә ташламалы кешеләрне йөртүгә һәм мәктәп автобуслары эшчәнлегендә ярдәм итүгә, сугыш һәм инвалидлар советларына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча чараларны үткәрүгә, районның массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерә алачакбыз, - дип билгеләп үтте Валерий Сергеевич.
Барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде, http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары район бюджетын ачык итњ

2
X