Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыларны кечерәк фатирларга күчерәләр

Муниципаль торак фондының алты фатиры яңа хуҗаларын көтә. Бу юлы аларны беркем дә өй туе белән котламаячак, чөнки күченү мәҗбүри. - Хәзер без күчерүгә кандидатлар белән эш алып барабыз, судка дәгъва гаризалары бирү өчен исемлекләр әзерлибез. Аларның кайберләре өч бүлмәле фатирдан икелегә күчәчәк, икенчеләре икелене бер бүлмәлегә алыштырачак. Шулай итеп,...

Муниципаль торак фондының алты фатиры яңа хуҗаларын көтә. Бу юлы аларны беркем дә өй туе белән котламаячак, чөнки күченү мәҗбүри.
- Хәзер без күчерүгә кандидатлар белән эш алып барабыз, судка дәгъва гаризалары бирү өчен исемлекләр әзерлибез. Аларның кайберләре өч бүлмәле фатирдан икелегә күчәчәк, икенчеләре икелене бер бүлмәлегә алыштырачак. Шулай итеп, намуссыз түләмәүчеләргә уңайлы яшәү шартларыннан колак кагарга туры киләчәк, - дип аңлатты торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны бетерү буенча штаб утырышында Идарәче компания директоры Сергей Тихонов.
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева агымдагы айга средстволар җыю нәтиҗәләре белән таныштырды.
- 24 октябрьгә ТКХ хезмәтләренә средстволарның 72,2 проценты җыелган. Агымдагы түләүләр буенча артка калулар юк. Планлы тәртиптә кеше яшәми торган фатирларга йөрибез, бурычлылар белән эш алып барабыз, суд инстанцияләренә материаллар җибәрәбез, - диде Елена Геннадьевна.
Предприятиеләр буенча түләүләр торышын анализлап, район җитәкчесе Валерий Чершинцев әҗәтлеләр белән эшләүнең беренчел бурычларын билгеләде, Идарәче компаниягә суд приставлары белән берлектә законга буйсынмаучы гражданнарга адреслы чаралар күрүне, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән "Юл патруле" автомат станциясен кулланып бурычлы машина йөртүчеләрне тоткарлау буенча рейдларны активлаштыруны йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЖКХ Менделеевск яналыклары

2
X