Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыларны “күңелле” тормыш көтә

КХ түләмәүчеләргә карата катгый чаралар исемлегендә - шәхси автотранспортка арест салу һәм уңайлыклары азрак булган торакка күчерү. Бу турыда район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә чираттагы штаб утырышында әйтелде. - Бурычлыларга мәгълүматлар базасы ЮХИДИ, Росреестр, Күпфукнцияле үзәк хезмәткәрләре өстәленә ятарга тиеш. Түләмәүче автохуҗаларның шәхси транспортын штраф тукталышына куярга, алыш-бирешләргә бер генә...

КХ түләмәүчеләргә карата катгый чаралар исемлегендә - шәхси автотранспортка арест салу һәм уңайлыклары азрак булган торакка күчерү.
Бу турыда район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә чираттагы штаб утырышында әйтелде.
- Бурычлыларга мәгълүматлар базасы ЮХИДИ, Росреестр, Күпфукнцияле үзәк хезмәткәрләре өстәленә ятарга тиеш. Түләмәүче автохуҗаларның шәхси транспортын штраф тукталышына куярга, алыш-бирешләргә бер генә белешмә дә бирмәскә кирәк. Башкалар хисабына яшәргә күнеккән менделеевлыларга шундый чара күрергә генә кала, - дип ассызыклады район башлыгы.
Көн кадагындагы мәсьәләне хәл итү барышында ТКХ өчен зур суммада бурычлары булганнарны күчерү өчен торак фонд әзерләнүе турында әйтелде.
- Законга буйсынучы гражданнар түләргә яратмаучылар өчен зыян күрергә тиеш түгел. Түләмәүләр ресурс куючы предприятиеләрне дә упкынга этәрә. Түләмәүчеләрдән сорау катгый булачак. Алар арасында ТКХ өчен үз вакытында түләүне кирәк дип тапмаучылар күп. Аз тәэмин ителгәннәргә карата аерым карар кабул ителәчәк. Бу очракта субсидияләр һәм бурычларны реструктуризацияләү механизмы гамәлдә, - дип йомгак ясады Игорь Анатольевич.
Утырышта Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева, "Нептун" ИК директоры Сергей тихонов чыгыш ясадылар.
Район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Роман Волков узган атнадагы штаб утырышы беркетмәсенә кертелгән биремнәрнең үтәлеше турында мәгълүмат бирде.

Лариса Миңнегалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Росреестр

2
X