Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычны түләргә кирәк

Әмма күпләр әлегә кадәр бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый, күрәсең күп очракта бу коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен бурычлары булган кешеләргә кагыла. - 23 октябрьгә район халкының гомуми бурычы 65 млн. сумнан артып китә. Шул исәптән 90 менделеевлының - 100 мең сумнан, 138 фатир хуҗасының бурычы биш мең сумнан артык. гомуми...

Әмма күпләр әлегә кадәр бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый, күрәсең күп очракта бу коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен бурычлары булган кешеләргә кагыла.
- 23 октябрьгә район халкының гомуми бурычы 65 млн. сумнан артып китә. Шул исәптән 90 менделеевлының - 100 мең сумнан, 138 фатир хуҗасының бурычы биш мең сумнан артык. гомуми исәпләү приборлары булмау сәбәпле халыкка тәкъдим ителмәгән шәхси счётлар буенча бурыч ай саен арта, РФ Хөкүмәте карары нигезендә суд карары буенча түләүләрне кабат исәпләү суммасын төгәл билгеләү мөмкин түгел. Бүгенге көндә андыйлар 19,5 миллион сум тәшкил итә, - дип хәбәр итә Бердәй исәп-хисап үзәге начальнигы Елена Һадиева ТР Дәүләт Советы депутаты, "Газпром межрегионгаз Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашында үткәрелгән киңәшмәдә ясаган чыгышында.
"Татгазэнерго" ЯАҖ генераль директорының беренче урынбасары Равил Зиннәтуллин энергия ресурсларыннан файдаланган өчен дебиторлык бурычы торышы турында мәгълүмат бирде.
- Район халкының "Татгазэнерго" ЯАҖнең Менделеевск районы филиалы алдында бурычы 54484,3 мең сум тәшкил итә. 2006 елдан башлап шушы көнгә кадәр җылылык һәм су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча чараларга 271,6 мең сум күләмендә инвестицияләр кертелде, ә кредитлар буенча процент түләүне исәпкә алып кире кайтарылган сумма 76,3 млн. сум гына. Бу "Татгазэнерго" предприятиесенең Менделеевск филиалы эшчәнлегенең финанс-икътисади хәле катлаулануга китерде.
Оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы түбән булу, җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларын тәртиптә тоту һәм үзгәртеп коруга акча булмау район халкына вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә тискәре йогынты ясый, - диде ул.
Билгеләнгән проблемаларга игътибарны юнәлдереп, Ринат Ханбиков:
- Район ветераннары коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түлиләр, ә менә яшь буын инвестицияләр кертми торып шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеген дәвам итә алмаячагын аңларга теләми.
Бүгенге көндә үзәк котельныйны үзгәртеп корырга кирәк, кыш башланырга тора. Аны ремонтларга беркем дә акча бирмәячәк, федераль һәм республика бюджетларында бу максатка акча каралмаган. Әгәр бүген бу проблеманы хәл итмәсәк, ул тагын да күләмлегә әйләнәчәк. Әйе, чыннан да яшәү өчен мөмкинлекләре булмаган гаиләләр дә бар. Әмма шуның белән беррәттән башкалар хисабына яшәргә яратучы оятсыз кешеләр дә юк түгел, - дип ассызыклады.
Һәр гаиләгә индивидуаль якын килеп, хәлне ныклы контрольгә алырга һәм бурычлары булганнарга төрле йогынты чаралары күрергә кирәк. Идарәче компания халыкка аңлату эшләрен активлаштырырга тиеш.
- Халыкка түләү өчен тәкъдим ителмәгән сумма ай саен арта барганлыктан, киләчәктә тагын да зуррак кыенлыклар туарга мөмкин. Бу проблемага бик җитди карарга кирәк. Җәмәгатьчелек үз сүзен әйтергә тиеш, - дип билгеләп үтте Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
Район башлыгы Игорь Привалов торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны киметү буенча кулланыла торган чаралар турында сөйләде. Игорь Анатольевич сүзләренчә, бурычлыларны тулаем паспортлаштыруны үткәрү максатында биш меңнән артык бурычы булган фатир хуҗаларының өйләренә йөрү оештырыла.
Бурычлылар белән эшләү өчен депутатлар, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашында 15 бригада җәлеп ителә. Бүгенге көндә 1349 бурычлыдан 784 менделеевлыга паспорт төзелде.
1 сентябрьдән Россиянең үзәк банкының финанслауны үзгәртүдә 1/300 ставкасы күләмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгән өчен пени кертелә. Бурычлары зур булганнарга кайнар су бирү туктатыла, исәпләү приборлары күрсәткечләрен тикшерү буенча эш алып барыла, бурычлары зур булганнарны азрак мәйданлы фатирга күчерү тәкъдиме тикшерелә.
- Проблеманы традицион булмаган юллар кулланып хәл итү торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 50 меңгә кадәр булганнарны 270 кешегә кадәр калдыру һәм әлеге төр кешеләрнең гомуми бурычын 2,3 миллион сумга кыскарту мөмкинлеге бирде.
- Без үзләренең сайлау округларында халык белән билгеле күләмдә эш алып барырга тиешле депутатлар корпусы, җәмәгатьчелек, җитәкчеләр йогынтысы белән хәлне уңай якка үзгәртергә тиешбез, - дип йомгаклады сүзен Игорь Привалов.
Лариса Кривилёва
фотосы Динара Бахтиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 23 октябрьгђ