Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бурычыңны түләмәсәң, машинасыз калырсың

    Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә бурыч кискен проблемаларның берсе булып кала. Ноябрьгә алынган мәгълүмат буенча, әҗәтнең гомуми күләме 46 миллион сумнан артып китә. Җаваплы оешма һәм службалар түләмәүчеләр белән актив эш алып барсалар да, "йөк һаман да үз урынында". Тик ресурслардан түләүсез озак файдаланып булмаячак. Атна башында "Нептун+" идарәче компаниясе...

    Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә бурыч кискен проблемаларның берсе булып кала. Ноябрьгә алынган мәгълүмат буенча, әҗәтнең гомуми күләме 46 миллион сумнан артып китә.
    Җаваплы оешма һәм службалар түләмәүчеләр белән актив эш алып барсалар да, "йөк һаман да үз урынында". Тик ресурслардан түләүсез озак файдаланып булмаячак.
    Атна башында "Нептун+" идарәче компаниясе белгечләре суд приставлары службасы һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бурычы 84 мең сумнан арткан шәһәрлегә кискен чара кулландылар - Дэу-Нексия машинасына арест салдылар. Фатир хуҗасы 2010 елдан бирле түләү буенча бурычларын нигезле сәбәпсез үтәми. Идарәче компания суд органнарына дәгъва белән мөрәҗәгать итә. Суд приставлары суд карары буенча эш алып баралар, тик нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Автохуҗасы әҗәтен алга таба да түләмәсә, машинасы аукционга куелачак.
    - Мондый гамәлләр 40 мең сумнан артык бирәчәге булганнар өчен кулланылачак. Шәһәрдә андый 51 түләмәүченең автомобиле барлыгы билгеләнде. Рейдлар киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Хәзер Росреестр аша бурычлыларның милкен ачыклау эше алып барыла, - дип белдерде "Нептун+" идарәче компаниясе юридик бүлеге начальнигы Рафаэль Наметуллаев.
    Менделеевлы машинасына арест салган көнне ук бурычын түләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: