Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буыннар җебе өзелми

Менделеевскиның 45 еллыгын үткәрү көннәре алдыннан купец Ушковлар династиясе вәкилләре район җитәкчелеге чакыруы буенча шәһәрдә кунакта булып киттеләр. Татьяна Архиповна Серебряная һәм Ирина Орестовна Солнцева - Петр Капитоновичның ерак туганнары - Алабугада Тарих елына багышлап оештырылган билгеле нәселләр балында катнаштылар, Ушковлар токымының Алабугага мирас итеп калдырган биналарны карадылар, музейларда булдылар....

Менделеевскиның 45 еллыгын үткәрү көннәре алдыннан купец Ушковлар династиясе вәкилләре район җитәкчелеге чакыруы буенча шәһәрдә кунакта булып киттеләр.
Татьяна Архиповна Серебряная һәм Ирина Орестовна Солнцева - Петр Капитоновичның ерак туганнары - Алабугада Тарих елына багышлап оештырылган билгеле нәселләр балында катнаштылар, Ушковлар токымының Алабугага мирас итеп калдырган биналарны карадылар, музейларда булдылар.
Мәскәү кунаклары Менделеевскида химия заводы, туган якны өйрәнү музейларында һәм Кокшанда булдылар. Аларны район администрациясе җитәкчелеге озата йөрде. Кунаклар завод музее директоры Н.Потапова, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Ф.Габдрахманова сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар.
Менделеевск районы үсеше Капитон Ушков эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Улы Петр - аның эшен дәвам итүче. Ул үзенең эшчәнлеген оештыру буенча 90 нчы елларда Россия химия заводлары арасында алдынгы урын били. Меңгә якын эшчесе булган Петр Ушков заводында елга 380 пот төрле химик товарлар җитештерелә. 1893 елда Дмитрий Менделеев Бондюг заводында булып китә, Петр Ушков белән дуслаша һәм җитештерүне үстерүгә зур өлеш кертә. Ул күкерт җитештерүдә эшли. Аның киңәше буенча Кокшанда чүлмәк ясау заводы ачыла.
Бүгенге музей - Татарстанның архитектура һәйкәле. Ул бинада үз вакытында Д.Менделеев, Л.Карпов, Б.Пастернак һ. б. лар эшләгән.
Кунаклар залларда куелган экспонатлар, тарихи материаллар белән кызыксындылар.
Кокшан клубы директоры Рәмзия Кириллова авылдашы Тамара Адамчук белән матур очрашу оештырдылар. Җирлек башлыгы Валентин Евдокимов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, Ушковлар династиясе вәкилләрен һәрвакыт шатланып каршы алачакларын белдерде.
Кунаклар Ушковлар йортын, керамзит, хромпик җитештерү урыннарын, эшчеләр яшәгән баракларны карадылар. Алар үзләре белән туган якның чишмә суын, күчтәнәчләр алып киттеләр, киләчәктә дә җирле туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар белән элемтәдә торырга, буыннар җебен өзмәскә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Буыннар ќебе љзелми

2
X