Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Татарстанда 1400 гектар урман утыртылды

«Экология» илкүләм проекты буенча 2021 елда Татарстанда 1400 гектар мәйданда урманнар торгызылды.

Ел ахырына кадәр Татарстанда 3855 гектар мәйданда урманнарны торгызу күздә тотыла. Республикада «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2021елда 1,7 миллиард сум бүленде. Ел башыннан урман хуҗалыклары урман үсемлекләренең 702 килограмм орлыгын әзерләде: 378 килограмм – наратлар, 207 килограмм – наратлар, 22 килограмм – карагайлар, 25 килограмм юкәләр.


2021 елда республикада 11,4 тонна орлык әзерләү һәм 30,9 миллион данә стандарт утырту материаллары үстерү планлаштырыла.
Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев