Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Бәйге дулкынында – өлкәннәр һәм балалар

    Редакциядә берьюлы ике – «Минем тәрбиячем» һәм «Партнёрлардан призлар уйнату» бәйгеләренә йомгак ясалды

    Тәрбиячеләргә мәдхия
    Беренчесе кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрендә һәм «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр яраткан остазларына видео- һәм текстлы котлаулар юлладылар. Барлыгы 14 эш кабул ителде, алар mendeleevskyi.ru сайтында урнаштырылды. Һәр видеоны меңләгән кеше карады һәм лайклар куйды. Бүләкләүгә балалар зәвыклы киемнәрдә килделәр.

    – Безне котлаячаклар, – диештеләр алар үзара.

    Катнашучылар номинацияләр буенча дипломнар, татлы призлар алдылар. Шәхси һәм төркем белән башкарылган эшләр өчен беренче урыннар Ралина Дәүләтшинага, «Алёнушка» бакчасының икенче төркеме балаларына бирелде. Икенче урында – 7 нче «Алтын балык» мәктәпкәчә учреждениесе чыгарылышы Алия Мөбәракшина һәм 11 нче бакчаның өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр. Призлы өченче урынны 8 нче (өлкән төркем) һәм 2 нче мәктәпкәчә учреждениенең (әзерлек төркеме) яшь конкурсантлары яулады. Шәхси эштә Денис Мещеряковка (11 нче «Балачак планетасы») тиңнәр булмады.

    Файдалы призлар
    Йорт өчен кирәкле призларны 2019 елның 6 сентябреннән 30ына кадәр абонементлар рәсмиләштергән бәхетлеләр алдылар. Акция партнёрлары «Экономная хозяйка» кибете булды. Призёрлар сафына, чәйнек отып, безнең даими язылучыбыз Валентина Чарина керде. Мунча өчен җыелманы Людмила Иванова бик теләп кулланачак. Массаж келәме «Кама таңнары» приюты белгече Вәсимә Шакировага файдалы булачак. Мунча өчен башлык БСМ педагогы Марина Климовага, урын-җир комплекты аның хезмәттәше Олеся Замятинага эләкте. Салкын көзге кичләрдә плед 1 нче мәктәп укытучысы Алсу Максютинаны җылытачак.

    – Безнең коллектив һәрвакыт беренчеләрдән булып яраткан районкага языла, – ди приз уйнатуда 4 нче мәктәпне тәкъдим иткән китапханәче Резедә Шабалина. – Без өч приз оттык, алар укытучыларга һөнәри бәйрәмнәренә бүләк булачак.

    Җыештыру өчен универсаль салфетканы Лилия Гыйззәтуллина кулланачак, одеял һәм пледны – Гөлфия Кашапова һәм Зәкия Әхмәдуллина.

    «Менделеевск» МҮ җитәкчесе Джулия Искәндәрова бәхетле приз ияләрен котлады, ел ахырына кадәр креатив акцияләр, кызыклы отышлар булачагын билгеләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: