Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Бычье сердце” 900 грамм авырлыкта

    Август - уңыш җыю һәм кышка яшелчәләр әзерләү өчен традицион вакыт, димәк, бакчачылар арасында "Табигатьнең могҗизалы бүләге" бәйгесен башларга мөмкин. Аны бүген Сәйтәк авылыннан Григорьевлар гаиләсе ача. Мария оныгы белән редакциягә өч зур помидор алып килде. Иң зур экземплярның авырлыгы 900 грамм булса, барысы бергә 2200 гр. тәшкил итә. -...

    Август - уңыш җыю һәм кышка яшелчәләр әзерләү өчен традицион вакыт, димәк, бакчачылар арасында "Табигатьнең могҗизалы бүләге" бәйгесен башларга мөмкин.
    Аны бүген Сәйтәк авылыннан Григорьевлар гаиләсе ача. Мария оныгы белән редакциягә өч зур помидор алып килде. Иң зур экземплярның авырлыгы 900 грамм булса, барысы бергә 2200 гр. тәшкил итә.
    - Соклангыч, томат уңышы мулдан, алар кызара, эреләр, "итләчләр", сабагында ук татлылар, - ди Мария. - Орлыклары әнинеке, ул бакча эшләре ярата.
    Хәзер Рәйсә Николаевнага 81 яшь, 45 ел хуҗалыкта бозау караучы булып эшләгән. Өе янындагы зур булмаган бакчада Рәйсә апа хәзер инде ярдәмче түгел, ләкин ничек итеп үстерергә, киңәш бирергә һәрвакыт әзер. Шуның өчен ел саен Мария тормыш иптәше Сергей, улы Кирилл һәм оныгы Данил белән кыяр, суган, бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләрдән мул уңыш ала.
    Безнең бәйгедә һәркем катнаша ала. Гадәти булмаган формалы яшелчәләр белән редакциягә килү җитә, әгәр дә аны күтәрә алмасагыз 2-15-77 телефонына хәбәр итә аласыз. Фотоларны электрон адреска ic-mendeleevsk@tatmedia.com җибәрергә мөмкин, алар газетада урын алачак. Сезнең исемегез һәм уңышыгыз турында шәһәрлеләр хәбәрдар булачак. Җиңүчеләрне призлар көтә! Тәвәкәлләгез! Көтәбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: