Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел менделеевлылар “Халык контроле”нә 40 заявка биргән

Республика Президенты йөкләмәсе буенча оештырылган "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы 2012 елдан гамәлдә. Һәр татарстанлы www.uslugi.tatarstan.ru сайтында шикаятен, фотографиясен, аңлатмасын һәм министрлыклар, ведомстволар эшенә бәясен язып калдыра ала. Ел дәвамында менделеевлылардан 40 мөрәҗәгать алынган, нигездә ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча. Бу шикаятьләр түбәдән су үтүгә, чүп өемнәренә, юллар һәм ишегаллары...

Республика Президенты йөкләмәсе буенча оештырылган "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы 2012 елдан гамәлдә.
Һәр татарстанлы www.uslugi.tatarstan.ru сайтында шикаятен, фотографиясен, аңлатмасын һәм министрлыклар, ведомстволар эшенә бәясен язып калдыра ала.
Ел дәвамында менделеевлылардан 40 мөрәҗәгать алынган, нигездә ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча. Бу шикаятьләр түбәдән су үтүгә, чүп өемнәренә, юллар һәм ишегаллары торышына, урамнарда яктылык булмауга һ.б.ларга кагыла. Түрәләрнең проблема хәл ителде дигән кыю җавапларына карамастан, шәһәрлеләрнең кабат шул ук мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү очраклары да бар.
Проектның кураторы - Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская. Аның Менделеевскига соңгы килүендә "Халык контроле" мәгълүмати системасына район халкыннан кабул ителгән гаризалар үтәлеше мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә район җитәкчесе Валерий Чершинцев, предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына менделеевлылардан килгән заявкаларның һәр атнаның эшлекле киңәшмәсендә җитәкчеләргә җиткерелергә тиешлеге турында карар кабул ителде.
Мәгълүмати система гамәлдә булган чорда менделеевлылардан барлыгы 71 мөрәҗәгать килгән. Соңгы заявканы 21 ноябрьдә Турай авылында яшәүчеләр урамны яктырту буенча биргәннәр. Муниципалитет заявканы 15 декабрьгә үтәргә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Халык контроле