Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмдә паспорт алдылар

Дәүләт бәйрәмнәре - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан "Юность" район мәдәният йортында концерт булды. Тамаша залында ветераннар, район һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләре урын алды. "Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиясе вәкилләре менделеевлыларга бәйрәм символы булган ал-зәңгәр-кызыл тасмалар өләште. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибулин залдагыларны дәүләт даталары белән...

Дәүләт бәйрәмнәре - Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан "Юность" район мәдәният йортында концерт булды.
Тамаша залында ветераннар, район һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары хезмәткәрләре урын алды. "Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиясе вәкилләре менделеевлыларга бәйрәм символы булган ал-зәңгәр-кызыл тасмалар өләште.
Район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибулин залдагыларны дәүләт даталары белән котлады.
- Бу бәйрәмнәргә бәйле вакыйгалар илебез, республика, һәр кеше язмышы белән тыгыз үрелгән. Көч бердәмлек ягында, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Дәүләт Советының закончалык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногуманов котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Федераль миграция службасының район буенча территориаль бүлеге идарәсе начальнигы Елена Алиева белән берлектә Рафил Габтрафикович мәктәп укучыларына Россия гражданины паспортын тапшыру тантанасын ачты.
Дулкынланган кызлар һәм егетләр алкышлар астында сәхнәгә күтәрелделәр. Алар арасында - Лилия Загуменных, Евгений Емельянов, Элеонора Черемных, Наталья Шишова, Алмаз Гыйльфанов һ.б.лар. Укучыларга паспорт белән бергә илебезнең төп законы тексты тапшырылды.
- Минем өчен бу бик мөһим көн, - ди 7 нче мәктәп укучысы Лиана Шәйхетдинова. - Мин тулы хокуклы гражданин булдым. Бу гаиләбез өчен дә үзенчәлекле көн, минем белән бергә - әнием һәм әбием.
- Паспортны тантаналы тапшыру - яхшы идея, вакыйганың әһәмияте ассызыклана, - дип саный Александр Мартынов.
Аның улы Константин да бүген беренче документын алды.
Бәйрәм кичәсе программасын үзешчән сәнгать осталары концерты дәвам итте. "Кристалл", "Ля-ля-фа", "Очарование", "Эрвел", "Бигәшкәй" ансамбльләре, солистлар Алсу Гарифуллина, Мария Ботникова һ.б.лар тамашачыга отышлы концерт номерлары бүләк иттеләр. Кичәне Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров алып барды.
Ольга Смолькова
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары вакыйга Менделевск

2
X