Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәзәкә нигъмәтләре

30 килограммлы гигант кабакны Бәзәкәдәге бакчасында ТРның атказанган табибы Рифкат Таҗиев үстергән. Яшелчәнең 80 килограммлысы Чаллы күргәзмәсендә урын алган. Таҗиевлар гаиләсе җәйләрен Бәзәкәдә үткәрә. Хуҗабикә Гөлүзә ханымның да бакча тәрбияләүдә өлеше бәһасез. Тырышлыкларының нәтиҗәсе - авырлыклары 700-800 граммга җиткән помидорлар, карбыз һәм кавыннан мул уңыш. Рәсемдәге әкәмәт бәрәңге дә Бәзәкәдән....

30 килограммлы гигант кабакны Бәзәкәдәге бакчасында ТРның атказанган табибы Рифкат Таҗиев үстергән.
Яшелчәнең 80 килограммлысы Чаллы күргәзмәсендә урын алган. Таҗиевлар гаиләсе җәйләрен Бәзәкәдә үткәрә. Хуҗабикә Гөлүзә ханымның да бакча тәрбияләүдә өлеше бәһасез. Тырышлыкларының нәтиҗәсе - авырлыклары 700-800 граммга җиткән помидорлар, карбыз һәм кавыннан мул уңыш.
Рәсемдәге әкәмәт бәрәңге дә Бәзәкәдән. Аны хезмәт ветераннары Фәрдәвия һәм Зиннур Хәбибуллиннар Ык Тамагындагы бакчаларыннан казып алган. "Аяклары", "башы" хәтта "күзләре" булган бәрәңге, төрле ракурстан карагач, үрдәкне дә, гиппопотамны да хәтерләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бђзђкђ нигъмђтлђре