Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Бәзәкәдән Кытай чигенә кадәр

    Бөек Җиңү көне алдыннан Бәзәкә авылының мәртәбәле аксакалы, сугыш, хезмәт һәм мәгариф ветераны Зәйнак Әһлиев күркәм юбилеен билгеләде. Зәйнак абый минем күңелемдә аерым урын били. Мәһабәт буй-сын, гәүдәсенә килешле хәрби кием, командирларча куелган тавыш - бу сыйфатларның барысы да ун ел миңа белем биргән укытучыма хас. Быел мәктәпне тәмамлаганыма 25...

    Бөек Җиңү көне алдыннан Бәзәкә авылының мәртәбәле аксакалы, сугыш, хезмәт һәм мәгариф ветераны Зәйнак Әһлиев күркәм юбилеен билгеләде.
    Зәйнак абый минем күңелемдә аерым урын били. Мәһабәт буй-сын, гәүдәсенә килешле хәрби кием, командирларча куелган тавыш - бу сыйфатларның барысы да ун ел миңа белем биргән укытучыма хас.
    Быел мәктәпне тәмамлаганыма 25 ел. Шул дәвердә укыган чорны да, мөгаллимнәрне дә башкача - күңелдә мәңгелеккә уелып калган кадерле еллар һәм кешеләр дип кабул итә башладым. Укытучыларыбызга без бары тик "апа", "абый" дип эндәштек. Зәйнак Әһлиевич та безнең өчен Зәйнак абый иде - география һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укытучысы. Аның географияне өйрәтү методикасы үзенчәлекле: теманы һәрвакыт "Балалар, менә мин шунда булганда..." дип башлый да, мавыктыргыч итеп сөйләп китә. Хәтеремдә, уңдырышлы туфраклы территорияләрне өйрәнә идек. Зәйнак абый сөйли: "Балалар, ул туфракка таяк кадап куясың да, бераздан алмагач үсеп чыга!" Монда инде хыялга да, фантазиягә дә урын җитәрлек, дәрес тә онытылмый.
    Ә ул башлангыч хәрби әзерлек дигәннәре! Автомат та сүтеп җыябыз, тирда да атабыз, "Аҗаган" да уйныйбыз, хәрби җыеннарга да китәбез...
    ...Еллар кадерле укытучымның маңгаена җыерчыклар сызган, чәчләренә көмеш бәс сипкән. Ләкин ул күңел көрлеген саклап, эш-гамәлләре белән яшьләргә үрнәк булып, актив тормыш позициясендә яши.
    Ветеранның күркәм юбилее аның тормыш юлын барларга, армия һәм хезмәт биографиясе белән танышырга менә дигән сәбәп булды.
    Гади, шул ук вакытта зәвык белән бизәлгән авыл өе. Йорт тирәсендәге, ишегалдындагы тәртипкә һәм чисталыкка шаккатарлык. Өй эчендә дә уңайлы, җылы. Хуҗабикә Әнисә апа өстәл тирәсендә кайнаша. Хуш исле чәй, аның янына тәм-томнар әзер. Ә Зәйнак абый ашыкмыйча гына хатирәләрен барлый.
    Сугыш турында истәлекләр:
    - 1944 елда 9 класс тәмамлаучыларны хәрби әзерлеккә алдылар. Укулар ай ярым дәвам итте. Ә ноябрьдә мин армиягә киттем.
    Декабрь-гыйнвар айларында кыр өйрәнүләре булды. Алар белән Жуков җитәкчелек итте. Мин ул вакытта аерым элемтә батальонының радиовзвод командиры. Штаб начальнигы боерыгы буенча, мин радиостанцияне көйләргә һәм даими элемтәдә булырга тиеш. Эш киеренке, кичкә арыганлык үзен сиздерде, күрәсең. Микрофонымны төшереп җибәргәнмен, аның тавышын начальник ишетте. Миңа алмаш килде. Палаткага ял итәргә керсәм - күрше бүлмәдә Жуков. Караватка ятарга җөрьәт итмәдем. Бераздан Жуков начальник белән минем якка чыкты. Хәлемне сорашты, ашатырга кушты. Маршал минем хәтеремдә шулай таләпчән һәм кайгыртучан булып уелып калды.
    9 май турында:
    - Җиңү көнен Литвада каршыладым. Безне Кёнигсбергка җибәрергә тиешләр иде. Мин каравылдан алышып өлгермәдем, сугышчан дусларым Җиңү хәбәрен әйттеләр. Сөенечебезнең чиге булмады.
    Хәрби хезмәтем:
    - Мин армиядә ун ел хезмәт иттем. Сугыштан соң Уралга укыту-танк полкына кайтардылар. Япон сугышына китә алмыйча калдык, анда хәрби хәрәкәтләр тәмамланды. Пермьдә дә укыдым. Солдат, кече сержант, сержант, өлкән сержант, взвод командиры ярдәмчесе, взвод командиры, радиостанция начальнигы, батальон командиры - ун ел эчендә мин шундый дәрәҗәләрдә булдым, хәзер запастагы офицер.
    Туган җир якын икән...
    Үсмер чагымда гади татар авылы Бәзәкәдән чыгып китеп, кайларда гына булырга туры килмәде: Көнчыгыш Пруссия, Литва, Латвия, Япония, Кытай чиге, Курил утраулары, Камчатка... Ләкин һәрвакыт туган җиремне уйладым, сагындым. Миңа, җырларда җырлаганча, туган җирем бик якын.
    Укытучы буларак киңәшләр:
    - Бәзәкә мәктәбендә 1955 елдан бирле укыттым, берара директор да булдым. Мәктәбебез атказанган педагоглары, көчле укучылары белән горурланды. Балалар күп, өчәр сменада укыган чаклар булды. Мөгаллимнәр коллективы белән концерт-спектакльләр куябыз. Мин укучыларымны илебезне яратырга һәм сакларга, кече ватаныбызның патриотлары булырга өйрәттем. Хәзерге белем һәм тәрбия процессында да бу төшенчәләр актуаль дип уйлыйм.
    Гаиләм турында:
    - Тормыш иптәшем Әнисә белән үзара аңлашып, гармониядә яшәргә омтылабыз. Ул иҗат ярата, культура-агарту училищесын тәмамлаган. Безнең яшәү принципыбыз - "Хәрәкәттә - бәрәкәт". Бакчада эшләргә яратабыз, җан азыгы булган яшелчә-җиләк-җимештән тыш, рух азыгына - чәчәкләр үстерүгә өстенлек бирәбез. Кызыбызны һәм улыбызны җәмгыятькә лаеклы шәхесләр итеп үстердек. Дүрт оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз тормышыбызны түгәрәкли, яшәү энергиясе бирә. Ислам кануннарына буйсынабыз, барысы өчен дә Ходайга шөкер итәбез.
    Укытучым Зәйнак абый - РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Ветеранның юбилее Җиңү көне белән дә тәңгәл килә. Зәйнак Әһлиевичны чын күңелебездән бәйрәмнәре белән тәбриклибез, сәламәтлек, игелекле озын гомер, рух көрлеге телибез.
    Р.Сәхапов фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: