Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чакрымнар белән саналган гомер юлы

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Шул уңайдан без машина йөртүче һөнәренә утыз елдан артык гомерен багышлаган Рамил Рәхмәтуллин турында сөйләргә булдык. Абалачта колхозчылар гаиләсендә беренче малай туа. Ул өч туганы арасында шуклыгы, тиктормаслыгы белән аерылып тора. Рамил авыл тормышында чыдам, ныклы булып үсә. Техниканы үз иткән...

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
Шул уңайдан без машина йөртүче һөнәренә утыз елдан артык гомерен багышлаган Рамил Рәхмәтуллин турында сөйләргә булдык. Абалачта колхозчылар гаиләсендә беренче малай туа. Ул өч туганы арасында шуклыгы, тиктормаслыгы белән аерылып тора. Рамил авыл тормышында чыдам, ныклы булып үсә. Техниканы үз иткән малай дүртенче сыйныфны тәмамлагач комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Җәйге каникулларын кыр эшендә уздырган егет сигезенчедә укыганда "кыр корабы" белән мөстәкыйль идарә итәргә өйрәнә, кышын "Беларусь"та хезмәт куя. Армия сафларына алыныр алдыннан шофёр таныклыгы ала. Хәрби хезмәттә яшь солдат механик вазифасын башкара. Армиядән соң егет янә хуҗалыкта механизатор эшенә алына. Районда урып-җыю нәтиҗәләре буенча беренче урын яулап, "Алтын башак" медаленә лаек була.
- Хезмәтемне бәяләп Казан Кремлендә бүләк тапшыру күңелдә якты истәлек булып саклана. Авырлыклардан курыкмый, җиң сызганып эшләсәң, нәтиҗәсе көттерми, - ди ул.
Рамил Галиәскарович, кайда гына хезмәт куйса да, алдынгылар арасында. Карпов исемендәге химия заводының автотранспорт цехында йөк ташу буенча социалистик ярышлар җиңүчесе буларак, аңа "Иж-Юпитер" мотоциклы, автомагнитола тапшырыла. Ун ел шәһәрнең автотранспорт предприятисесендә район буенча, күрше шәһәрләргә, Казанга пассажирлар ташый.
2009 елда "Елның иң яхшы машина йөртүчесе" исеменә лаек була, "Россия автотранспортының мактаулы хезмәткәре" медале белән бүләкләнә.
- Ничәмә-ничә чакрымнар узылган. Нинди генә һава торышында, нинди генә юлларда руль әйләндерергә туры килмәде. Шөкер, моңа кадәр аварияләрсез эшләдем, киләчәктә узасы юллар да имин булсын иде, - дип фикере белән бүлешә тәҗрибәле шофёр.
Соңгы өч елда ул "Юность" район мәдәният йортында хезмәт куя.
- Рамил - үз эшенең остасы, хезмәтен яратып башкара. Җаваплы мөнәсәбәте, кешеләргә карата йомшак мөгамәләсе белән хөрмәт казана, - ди директор Рәйхана Фәрхетдинова.
Язмабыз герое тормыш иптәше Валентина Трифоновна белән кызлары Лилиянең уңышларына сөенеп яши. Мәктәпне көмеш медальгә, Ижевск университетын кызыл дипломга тәмамлаган кызлары хәрби заводта инженер-технолог булып эшли. Ире Сергей белән әти-әнисенә зур шатлык - оныклары Каринаны бүләк иткәннәр.
- Тормышымнан һәм хезмәтемнән канәгать, булганына шөкер итеп, татулыкта, тынычлыкта яшәүгә ни җитә, - ди Рамил Галиәскәрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары автомобиль транспорты хезмэткэрлэре коненэ