Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчү турында хәзердән үк кайгыртып

Район аграрийлары 2020 ел сезонының кыр эшләре турында бүгеннән кайгырта.

«Алтын Башак» ҖЧҖ базасында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм язгы кыр эшләренә сыйфатлы орлык әзерләү темасына багышланган семинар-киңәшмә узды. Очрашуда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, агропром предприятиеләре белгечләре катнашты.

– Безнең аграрийлар алдында җаваплы бурыч тора – авыл хуҗалыгы техникасын үзвакытында һәм сыйфатлы итеп ремонтлау. Билгеләнгән бурычларны комплекслы башкармыйча, югары уңыш алу мөмкин булмаячак. Сыйфатлы орлык материалы, минераль ашламалар, кадрлар булдыру – болар барысы да яхшы уңышка нигез, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин.

Семинарда катнашучылар хуҗалыктагы техниканы ремонтлау барышы белән таныштылар, орлыкларны саклау һәм юнәтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев