Чәчәкләр – илһам һәм матурлык чыганагы
Шәһәрлеләрнең күбесе хезмәт сөючәнлекләре, матурлыкны күрә һәм булдыра белүләре белән аерыла. Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләрнең тырышлыгы белән ишегалды сизелерлек үзгәрде. Өченче подъезддан Рәйсә Гәрәева һәм дүртенчедән Лидия Трошина йорт алдын гаҗәеп чәчәкләр һәм түтәлләр белән бизәгәннәр. Лидия Даниловна һәм Рәйсә Мехәмәтовна үз йортлары тормышында актив катнашалар, дүртенче ел...
Шәһәрлеләрнең күбесе хезмәт сөючәнлекләре, матурлыкны күрә һәм булдыра белүләре белән аерыла.
Ушковлар урамының 8 нче йортында яшәүчеләрнең тырышлыгы белән ишегалды сизелерлек үзгәрде. Өченче подъезддан Рәйсә Гәрәева һәм дүртенчедән Лидия Трошина йорт алдын гаҗәеп чәчәкләр һәм түтәлләр белән бизәгәннәр.
Лидия Даниловна һәм Рәйсә Мехәмәтовна үз йортлары тормышында актив катнашалар, дүртенче ел территорияне яшелләндерү белән шөгыльләнәләр. Алар мөстәкыйль рәвештә албакчаны төзекләндергәннәр, үсентеләр утыртканнар, чәчәк түтәлләре ясаганнар. Яшеллек елдан-ел арта. Яз көне үтеп йөрүчеләрнең карашын лаләләр, маргариткалар, лилияләр һәм пионнар иркәли. Җәй көне ромашкалар, флокслар, петуниялар, бәрхет чәчәкләре һәм гладиолуслар матурлыклары белән әсир итә. Хәзер ачык төсләре белән ерактан ук балкып утыручы энотералар шау чәчәктә. Аны "төнге шәм" дип тә атыйлар, чөнки хуш исле сары чәчәкләре кичен һәм төнлә ачыла, шәм ялкыны кебек яктырта.
- Мондый матурлыкны тәртиптә тоту көч һәм хезмәт таләп итә, - дип билгели Р.Гәрәева. - Без койма ясадык, кул астындагы материаллардан чәчәк түтәлләре әзерләдек, аларны буядык, үсентеләр сайладык.
- Рәйсә Мехәмәтовна белән подъезд янында чәчәкләр утыртабыз, биредә яшәүчеләрне һәм үтеп йөрүчеләрне шатландырсыннар өчен, аларны тәрбиялибез, - ди Лидия Даниловна. - Бу шөгыль шәһәребездә искәрмә булмыйча, гадәти эшкә әверелсен иде. Һәр йорт яны чиста булсын, чәчәк атсын иде.
Анжела Райсян
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11600
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.9500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10800
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11800
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9700
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9700
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13900
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика