Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкләр һәм җырлар – депутаттан бүләк

Традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә "Юность" район мәдәният йортында булды. Көн геройларына - хезмәт коллективларының иң лаеклы вәкилләренә кадет сыйныфлары шәкертләре чәчәкләр тапшырды. Кичәне алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова ачты. Район башлыгы Игорь Привалов хатын-кызларга җылы котлау сүзләре адреслады. Ул һәркайсына Рәхмәт хаты һәм "Бердәм...

Традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә "Юность" район мәдәният йортында булды.
Көн геройларына - хезмәт коллективларының иң лаеклы вәкилләренә кадет сыйныфлары шәкертләре чәчәкләр тапшырды.
Кичәне алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова ачты.
Район башлыгы Игорь Привалов хатын-кызларга җылы котлау сүзләре адреслады. Ул һәркайсына Рәхмәт хаты һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләк тапшырды.
Җавап сүзе белән РЭС хезмәткәре Марина Мокшина, ФМС идарәсе территориаль бүлеге начальнигы Елена Алиева һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Альбина Попова чыгыш ясадылар.
- Безнең тыйнак хезмәтебезне билгеләвегез өчен рәхмәт белдерәбез. Бу язгы көндә барыгызга да тынычлык, иминлек, бердәмлек, район, республика һәм илнең чәчәк атуын телибез.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, "Юность" РМЙ директоры Рәйхана Фәрхетдинова рухи кыйммәтләрне торгызу проектында катнашулары өчен Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Концерт программасында "Шаян", "Даяна", "Эрвел", "Рапсодия", "Купанча" ансамбльләре катнашты. Абруйлы фестиваль һәм конкурсларда җиңүче Яр Чаллы артистлары чыгышы һәм чәчәк букетлары республиканың Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковтан бәйрәм бүләге булды.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск вакыйга Депутат