Чечняда сугыш – обелискка канәферләр
592
0
0
Шимбә көнне менделеевлылар Чечня хәрәкәтләрендә һәлак булган егетләрне искә алу өчен сугышчылар мемориалы янына җыелдылар. 20 ел элек федераль көчләр гаскәрләре Чечен республикасында контртеррор операциясен башладылар. Хәрби хәрәкәтләрдә 170 тән артык менделеевлы да катнашты. Шарашкиннар гаиләсе митингка тулы составта диярлек килгән. Елена һәм Надежда - Андрей Шарашкинның апалары, ул Кавказда...
Шимбә көнне менделеевлылар Чечня хәрәкәтләрендә һәлак булган егетләрне искә алу өчен сугышчылар мемориалы янына җыелдылар.
20 ел элек федераль көчләр гаскәрләре Чечен республикасында контртеррор операциясен башладылар. Хәрби хәрәкәтләрдә 170 тән артык менделеевлы да катнашты.
Шарашкиннар гаиләсе митингка тулы составта диярлек килгән. Елена һәм Надежда - Андрей Шарашкинның апалары, ул Кавказда булганда, энекәшләре өчен нәкъ аларның күңелләре борчылган.
- Мин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иттем, - дип сөйли Андрей Павлович. - Безне Грозныйда төшерделәр, аннан бөтен Чечня буйлап йөрергә туры килде. Бу чорда мин вакытыннан алда өлкән сержант званиесе алдым, ә менә хәрби хәрәкәттә катнашучы статусын сигез елдан соң гына бирделәр.
Андрейның хатыны Вера - Чечняда һәлак булган Александр Рябовның бертуган апасы. Әнисе Любовь Алексеевна да аның янәшәсендә. Чечняда һәлак булган тагын бер менделеевлы Артур Шиһаповның әнисе узган ел үлгән.
Нина Григорьевна Евдокимованың йөрәгендә шулай ук төзәлмәс яра. 2001 елда чакырылган улы Иван Мазилкин Владикавказда хезмәт итә һәм өенә кайта алмый.
- Яшәргә кирәк, - дип авыр сулый Нина Григорьевна.
Игорь Антонов 1995 елда Чечняда хезмәт иткән. Бу көннәр вакыйгалары турында ул кыска гына әйтә:
- Бик авыр булды.
Митингка хатыны Наталья һәм кечкенә улы белән килгән.
Карпов исемендәге химия заводы делегациясе обелискка зур чәчәк букеты куйды.
- Безнең коллективта хәрби хәрәкәтләрдә булган 26 кеше эшли, - дип сөйли профком рәисе Зөфәр Сәгъдиев, - әфганчылар, чечнялылар һәм башка кораллы конфликтларда катнашканнар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, хәрби комиссар Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе Сергей Поспелов сугышчы-якташларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашуларын белдерделәр.
Һәлак булган солдат әнисе Любовь Рябова булышлык күрсәтүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
Бу көнне митингта шәһәр мәктәпләре укучылары да катнашты.
- Чечня сугышы темасын башта 9 нчы сыйныфта һәм тирәнтен 11 нче сыйныфта өйрәнәбез, - ди 1 нче мәктәпнең директор урынбасары Людмила Ярославцева. - Күп балалар өчен бу тема якын, кызыклы, чөнки туганнары шул вакыйгаларда катнашкан.
Митинг бер минутлык тынлык, чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13700
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11900
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13600
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.11300
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10500
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12100
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.12100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.8200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!6200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84