Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чөгендер-гигант

Безнең бәйге финиш сызыгына чыкты. Аңа даими катнашучыбыз Галина Щеколдина кушылды – могҗиза-чөгендер тәкъдим итте.

Тын Таулардагы дүрт сутыйлы бакчасында 47 яшьлек Галина Михайловна ел саен яшелчәдән мул уңыш ала. Кишер белән чөгендер әлеге сезонда аеруча күп булган, бәрәңге, ташкабак, борыч, суган да сынатмаган. Кишернең кайбер сортларының һәрберсе 200-300 грамм булган. Гигант чөгендер редакциядәге үлчәүдә 3700 граммны күрсәтте.

– Чөгендернең болай зур булып үсүенең сере нәрсәдә? – дип кызыксындык без.

– Мин су сибәргә, чүп үләннәрен утарга, сирәкләргә һәм җирне йомшартырга яратам, – дип җавап бирә Галина. – Түтәлләрне тәрбияләүдә миңа тормыш иптәшем Марсел Минимуллин ярдәм итә, бергәләп күңеллерәк һәм эш тә көйле бара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев