Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиратта тору мәҗбүри түгел

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренә сорау зур. Бу ведомствоның офисларына һәр көнне меңләгән кеше мөрәҗәгать итә. Кагыйдә буларак, дәүләт хезмәте алырга теләүчеләрнең күбесе көннең беренче яртысында чиратка баса. Элеккечә иртәрәк килсәм, чиратта алда булырмын дип уйлаучылар, аның киресенә юлыгалар һәм бушка үткәрелгән вакытларын җәллиләр. Берничә ел элек...

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренә сорау зур. Бу ведомствоның офисларына һәр көнне меңләгән кеше мөрәҗәгать итә.
Кагыйдә буларак, дәүләт хезмәте алырга теләүчеләрнең күбесе көннең беренче яртысында чиратка баса. Элеккечә иртәрәк килсәм, чиратта алда булырмын дип уйлаучылар, аның киресенә юлыгалар һәм бушка үткәрелгән вакытларын җәллиләр.
Берничә ел элек булган кебек иртә таңнан чират алу мәҗбүри түгел. Бүгенге көндә дәүләт теркәвенә документлар тапшыру яки милеккә хокукны дәүләт теркәвенә мәгълүмат алуны теләсә кайсы уңайлы вакытта, эш көнендә генә түгел, хәтта шимбә көнне дә башкару мөмкинлеге бар. Чиратта тормыйча гына ничек итеп белгечкә кереп булуы турында тулырак Росреестрның ТР буенча идарәсе Менделеевск районы бүлеге начальнигы Рәмзия Сафовна Нәҗипова сөйли.
- Рәмзия Сафовна, идарәгә мөрәҗәгать иткән гражданинның шәхси вакытын экономияләүнең нинди ысуллары бар?
- Алар төрле. Мисал өчен, белгечкә телефон аша язылырга мөмкин. Әмма шулай да мин гражданнарга Интернет челтәре мөмкинлекләреннән файдаланырга киңәш итәр идем. Өлешчә алганда, безнең идарә интернет аша "алдан язылу" хезмәте күрсәтә. Узган елның мартыннан башлап, интернет ярдәмендә идарәнең теләсә кайсы территориаль бүлегенә язылырга мөмкин. Күргәнегезчә, вакытының кадерен белгән һәр кеше өеннән һәм эш урыныннан чыкмыйча үзенә уңайлы вакытта белгечкә керергә алдан языла ала.
- Моның өчен нәрсә эшләргә?
- Иң элек, идарәнең рәсми интернет-сайтының (www. rosreestr.org) "Алдан язылу" бүлегендә теркәлергә кирәк. Аннан соң гариза бирүче хезмәт күрсәтү битендә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү максатын, документлар тапшыру яки әзерләрен кабул итеп алу өчен кирәкле идарәнең структура бүлекчәсен (күчемсез милек объектының территориаль урнашуын исәпкә алып), шулай ук теләгән вакытын билгели. Әгәр кирәкле мәгълүмат дөрес урнаштырылган булса, система ул язманы раслаучы талон бастыруны таләп итә. Бу талонны бастырып чыгару мәҗбүри түгел, чөнки интернет аша язылганнар исемлеге администраторда була.
- Әгәр гариза бирүче ниндидер сәбәп белән алдан кабул итүгә языла алмаган яки өлгермәгән документларны бүген тапшырырга кирәк булса?
- Бу очракта ул гадәти тәртиптә, чират буенча кабул ителергә мөмкин яки "агымдагы язылу" хезмәтеннән файдалана ала. Аның асылы шунда, гражданин иртән, эшкә киткәнче безнең службага мөрәҗәгать итеп, көннең икенче яртысына языла ала. Димәк, аңа чиратта утырырга кирәк булмый. Бердәй дәүләт милек теркәвеннән күчермә алу өчен электрон формада дәүләт хезмәтеннән һәркем файдаланырга хокуклы, ягъни аны Росреестр порталы аша заказ ярдәмендә алырга мөмкин. Шулай итеп, безнең ведомствога килеп йөрергә дә кирәк булмый. Белешмә өчен телефон: 8 (85549) 2-43-48 2-13-75.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары безнећ ђћгђмђ