Чирек гасыр завод белән бергә
"Менделеевсказот" күп эшчеләр өчен тормыш мәгънәсе, һөнәри осталык һәм тәҗрибә туплау урыны булды. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Ирина Соловьёва да шундыйлар исәбендә. - Бирегә 1985 елның маенда инженер булып килдем, - дип сөйли Ирина Алексеевна. - Яшь белгеч буларак Кострома шәһәреннән Л.Карпов исемендәге химия заводына юллама алдым, бер ел эшләгәннән...
"Менделеевсказот" күп эшчеләр өчен тормыш мәгънәсе, һөнәри осталык һәм тәҗрибә туплау урыны булды. Капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Ирина Соловьёва да шундыйлар исәбендә.
- Бирегә 1985 елның маенда инженер булып килдем, - дип сөйли Ирина Алексеевна. - Яшь белгеч буларак Кострома шәһәреннән Л.Карпов исемендәге химия заводына юллама алдым, бер ел эшләгәннән соң шунда химия заводы төзелеше башланасын белдем.
Бу төзелешкә илнең төрле почмакларыннан романтиклар агылды. Миндә дә үземне сынап карау һәм төзелештә катнашу теләге туды.
1983 елда Полянка авылы урынындагы чиста басуда Яңа Менделеевск заводы төзелеше башлана. Ул вакытта төзелеш буенча директор урынбасары Натан Петрович Фишман була. Инфраструктура объектларына, төзелеш индустриясе базасына һәм җитештерүнең үзенә 743 гектар җир бирелә. Һәркайсы берничә җитештерүдән: аммиак, концентрацияләнмәгән азот кислотасы, аммиак селитрасы, капролактам һ.б.лардан торган комплексны дүрт чират белән төзү планлаштырыла. Әмма үзгәртеп кору комачаулый, дәүләт инвестицияләре туктатыла, аммиак селитрасы һәм концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү буенча беренче комплексны гына төзеп өлгерәләр.
- Берничә ел узганнан соң ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиков ярдәме белән үзебездә җитештерелгән аммиак булачак, - ди предприятие ветераны. - Аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү күптән башланды һәм берничә елга сузыла. Аңа Сергей Шевченко җитәкчелегендә заводның күп белгечләре җәлеп ителә. Һәм хәзер озакламый тәмамланачак заманча производствоның яңа корпуслары калкып чыгуны горурлык белән күзәтәм. Яңа предприятие эшли башлауга яшь белгечләргә ихтыяҗ арта, алар - безнең киләчәгебез. Әһәмияткә ия теге яки бу вакыйгада катнашуыңны яки шаһиты булуыңны искә төшергәндә йөрәк ешрак тибә башлый. Чөнки болар - химия җитештерүе гигантларының тарих битләре, ә мин анда катнаштым, язмышым предприятие язмышы белән үрелеп бара.
Заводның Соловьёвлар династиясен язмабыз героеның өлкән улы - ремонт-төзелеш цехы начальнигы Станислав Борисович дәвам итә. Июнь аенда Ирина Алексеевна 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул үсеп килүче яраткан оныклары Дима һәм Эвита да гаиләнең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр булырлар дип ышана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.2400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.2800
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.2600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.14300
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.15200
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.2600
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!12800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.9900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика