Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Чиста урамнар – шәһәрнең йөзе

    - 2012 елның сентябрендә оешкан "Комфорт Успех+" предприятиесенең төп бурычы - шәһәрне чистарту, карны җыештыру һәм түгү, төзекләндерү, яшелләндерү, - диде директор Әзһәр Каюмов. - Шәһәр халкының кәефен төшермәс өчен, безнең служба яңа ел бәйрәме көннәрендә эшләде. Икешәр кар чистарту техникасы һәм алтышар хезмәткәр һәр көнне шәһәр урамнарын, тротуарларны кардан...

    - 2012 елның сентябрендә оешкан "Комфорт Успех+" предприятиесенең төп бурычы - шәһәрне чистарту, карны җыештыру һәм түгү, төзекләндерү, яшелләндерү, - диде директор Әзһәр Каюмов.
    - Шәһәр халкының кәефен төшермәс өчен, безнең служба яңа ел бәйрәме көннәрендә эшләде. Икешәр кар чистарту техникасы һәм алтышар хезмәткәр һәр көнне шәһәр урамнарын, тротуарларны кардан арындырды. Кар күп төшкәндә объектлардагы хезмәткәрләр саны 12 кешегә, ә техника 10 берәмлеккә кадәр арттырылды. Барлыгы 73,5 мең квадрат метр юллар һәм тротуарлар чистартылды, 2000 тонна кар шәһәр читенә махсус билгеләнгән урынга чыгарылды.
    Үзәк трассаларга аеруча игътибар бирелде. Әмма кайбер проблемалар оператив эшләүгә комачаулады. Иң мөһиме - йөри торган юл читендә шәхси автомобильләр куелу. Икенчесе - шәһәр территориясендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиесенең тиешле билгеләнүе булмаган люклары һәм коелары урнаштырылу, аларга очраганда техника сафтан чыга.
    Чыгышлар вакытында офислар, сәүдә, ведомстволы һәм җитештерү объектлары янындагы территорияләрне кардан чистарту мәсьәләсе күтәрелде.
    - Безнең предприятие карны килешү нигезендә чыгаруны тәкъдим итә. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә коммерция тәкъдимнәре өләшенде, - диде Әзһәр Мөнәвирович, район башкарма комитетының инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары Илнур Йосыповка, шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитовка, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыевка эштә йогынты күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп.
    - Шәһәрдә тәртип урнаштыру буенча алга китеш сизелә, әмма камиллеккә ерак әле. Ә менә кибет һәм офислар территорияләрен кардан чистарту мәсьәләсен хәл итү административ чаралардан башка булмас дип уйлыйм, - диде Игорь Привалов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: