Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык – һәркемнең эше

Эшлекле дүшәмбегә кертелгән мәсьәләләрне тикшерү барышында район җитәкчесе Игорь Привалов шәһәр территориясендә тәртип булдыру проблемаларын хәл итүгә аеруча акцент ясады. - Чисталык - һәркемнең эше, - диде ул, барлык милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен офислар, биналар һәм сәүдә объектлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән арындырырга чакырып. 9 Майны лаеклы...

Эшлекле дүшәмбегә кертелгән мәсьәләләрне тикшерү барышында район җитәкчесе Игорь Привалов шәһәр территориясендә тәртип булдыру проблемаларын хәл итүгә аеруча акцент ясады.
- Чисталык - һәркемнең эше, - диде ул, барлык милек формасындагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләрен офислар, биналар һәм сәүдә объектлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән арындырырга чакырып.
9 Майны лаеклы каршыларга
Җиңү көнен бәйрәм итү буенча чаралар планы белән мәдәният идарәсе начальнигы Павел Миронов таныштырды.
Докладта яңгыраганча, район башкарма комитеты карары нигезендә һәйкәлләрне ремонтлау, Фомин һәм Октябрьская урамнарындагы юлларда чокырларны ямау, Геройлар аллеясында газоннарны торгызу, шәһәрнең үзәк мәйданнарында урнашкан биналар фасадларын сәнгати бизәү һәм косметик ремонт, урамнарны бәйрәмчә бизәү һ. б. лар каралган.
Мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләрендә тематик чаралар циклы үтәчәк.
4 майда Бөек Ватан сугышы ветераннарының район Башкарма комитеты җитәкчесе белән очрашуы була.
5 майда - Советлар Союзы Герое Василий Белоусов призына җиңел атлетика эстафетасы.
9 майга тантаналарның киң программасы билгеләнгән: митинг, бәйрәм концерты, ветераннар балы, бәйрәм салюты, дискотека.
Әйтелгәннәрне йомгаклап, район җитәкчесе Игорь Привалов болай дип ассызыклады:
- Җиңү көне - иң якты һәм кадерле бәйрәм. Фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, толларга ныклы игътибар биреп, аны лаеклы билгеләргә кирәк. Бәйрәмгә әзерлек кысаларында беренче чиратта һәйкәлләрне һәм мемориалларны, сугыш ветераннары күмелгән урыннарны тәртипкә китерергә кирәк.
Санитар чисталык
Район территориясен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү барышы турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Тарасов сөйләде.
Отчет чорында шәһәр территориясеннән 500 м3 чүп-чар һәм башка калдыклар җыелган һәм чыгарылган, авыл җирлекләреннән - 268 м3. 250 дән артык агач һәм куак киселгән. Санкцияләнмәгән алты чүп түгү урыны юк ителгән. Шуларның дүртесе - урман массивларында һәм посадкаларда - урманчылык хезмәткәрләре көче белән җыештырылган.
Чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә тугыз берәмлек транспорт средствосы, 1005 укучы һәм хезмәт коллективлары вәкилләре җәлеп ителгән. Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, 3 нче мәктәп, шәһәр газы, РЭС, "Юность" мәдәният сарае, эчке эшләр бүлеге, "Камилла", "1000 төрле вак-төяк", "Майский" кибетләре челтәрләре һәм башкалар эшне оештыруга җаваплы карадылар.
Чыгышны анализлап, Игорь Привалов җитәкчеләрне санитар чистарту буенча эшне активлаштырырга өндәде.
- Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче бер генә кеше дә бу эштән читтә калмас һәм йортлар янында тәртип булдыруга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Инвентарьлаштыру
Республика дәүләт унитар предприятиесенең техник инвентарьлаштыру бюросы 8 нче районара филиалы Менделеевск төркеменең 2011 елдагы эшчәнлеге турында җитәкчесе Эльвира Хан сөйләде.2011 елның отчёт чорында участокның кереме 4058620 сум тәшкил итте, бу 2010 ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк. Бер хезмәткәргә эш күләме 47 процентка артты һәм 44 мең сум тәшкил итте.
Узган елда гражданлык билгеләнешендәге 72 бина инвентарьлаштырылды, аларның 40ы шәһәрдә урнашкан. 53 промышленность объектына, 385 фатирга, 377 шәхси торак йортка инвентаризация үткәрелде. 148 күчемсез милек объектына базар бәясе башкарылды.
Район җитәкчесе Игорь Привалов йомгаклау сүзендә БТИ хезмәтләре бәясенең югарылыгыннан канәгатьсезлеген белдерде һәм аларга икътисадый нигезләмә бирүне сорады.
- Коммерция оешмаларында БТИ хезмәтләренә бәяләр сизелерлек түбән. Моны ничек аңлатырга? - дип кызыксынды Игорь Анатольевич.
ТКХгә түләү
Мәгълүмат белән "Менделеевск бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева чыгыш ясады.
1 апрельгә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләре өчен 42118 мең сум исәпләнелгән. Халык тарафыннан 52909 мең сум түләнгән. Узган елларныкын да исәпкә алып, гомуми бурыч 44 млн. сумнан артык.
Предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә түләүләр торышын анализлап, Игорь Привалов болай дип ассызыклады:
- ТКХ өчен түләүләр турында мәгълүмат һәр атнада оператив киңәшмәдә һәм штаб утырышларында тыңланачак. Исәп приборлары торышын һәм ресурслар чыгымнарының дөреслеген тикшерү максатында фатирларга рейдлар дәвам итәчәк.
Ярдәм кирәк
Билгеләнгән мәсьәләләрне тикшерүне тәмамлап, Игорь Привалов "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты исеменнән җитәкчеләргә 23 яшьлек Тимур Казаковка катлаулы операция үткәрү өчен матди ярдәм күрсәтү мөрәҗәгате белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан