Чит илдә өйдәге кебек
Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) эшчеләренә сакчыл караш уңышлы эшчәнлекнең ныклы нигезен тәшкил итә. Чәршәмбе көнне рәсми шәхесләр һәм урынбасарлары белән берлектә төзелеш эшләре барышы белән танышырга "Аммоний" ААҖнең төзелеш мәйданчыгына килгән компания президенты Цзинь Кэнинның хезмәт коллективы белән очрашуы барышында моның шулай икәнлегенә инанырга булды. "Газпром-Межрегион-Казан" генераль директоры Р.Ханбиковның...
Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе (CNCEC) эшчеләренә сакчыл караш уңышлы эшчәнлекнең ныклы нигезен тәшкил итә.
Чәршәмбе көнне рәсми шәхесләр һәм урынбасарлары белән берлектә төзелеш эшләре барышы белән танышырга "Аммоний" ААҖнең төзелеш мәйданчыгына килгән компания президенты Цзинь Кэнинның хезмәт коллективы белән очрашуы барышында моның шулай икәнлегенә инанырга булды.
"Газпром-Межрегион-Казан" генераль директоры Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров, төп инвестор - "Татгазинвест" ЯАҖ предприятиесе директорының беренче урынбасары Камил Абдуллин, "Аммоний" ААҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Хәйдәр Халиков, "Аммоний" ААҖ баш инженеры Эдуар Еремеев һәм башкалар составындагы каршылаучы як вәкиллекле делегацияне чит ил коллегалары башкарган эш күләме белән таныштырды.
Хезмәткәрләренең эшчәнлеген югары бәяләп, президент иң лаеклыларны корпорациянең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
- Тантаналы төстә бүләкләү - киләчәктә эшлекле активлыкны үстерү өчен яхшы стимул, - дип аңлатты үз позициясен Цзинь Кэнин, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән әңгәмә барышында.
Президент эшчеләр яши торган социаль шәһәрчек белән танышуны ашханәдән башлады, төшке ашка әзерләгән милли ризыклардан шәхсән авыз итте.
- Азык тәмле, калорияле булырга тиеш, - диде ул Кытай пешекчеләренең игътибарын юнәлдереп.
Кытай кухнясында ачы ризыкларга өстенлек бирелә. Андый ризык энергия өсти, организмны җылыта, - диләр безгә тәрҗемәчеләр. Экскурс барышында йокы һәм ял урыннары да каралды. Эшчеләрнең буш вакыты бик аз булса да (алар төзелә торган объектта иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшлиләр), социаль шәһәрчектә көнкүреш һәм ял өчен барлык шартлар тудырылган.
Югары кунак Татарстан Президентына һәм Хөкүмәтенә, район һәм химия предприятиесе җитәкчелегенә Кытайдан килгән эшчеләргә игътибарлы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт белдерде.
- Ватандашларымның чит илдә үз өйләрендәге кебек хис итүләренә ышандым. Хәзер мин тыныч инде, - дип ассызыклады ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9600
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.3800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика