Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чокыр– куркыныч чыганагы

Без, Химиклар урамының 1 нче йортында яшәүчеләр, ай дәвамында мәктәп укучыларының балалар бакчасы янындагы чокыр аша сикереп уйнауларын тәрәзә, балкон аша күзәтәбез. Бәлки балалар паркур яки башка спорт төре белән шөгыльләнәдер, әмма алар шул ук вакытта сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куймыймы икән, бала чокырга егылып төшсә, кем җавап бирер?...

Без, Химиклар урамының 1 нче йортында яшәүчеләр, ай дәвамында мәктәп укучыларының балалар бакчасы янындагы чокыр аша сикереп уйнауларын тәрәзә, балкон аша күзәтәбез. Бәлки балалар паркур яки башка спорт төре белән шөгыльләнәдер, әмма алар шул ук вакытта сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куймыймы икән, бала чокырга егылып төшсә, кем җавап бирер?
Ә бит бу мөмкин хәл. Төнлә салкынайта, температура минуслы билгегә кадәр төшә, ә көндез җир җылына һәм дымлана, димәк тайгакка әйләнә. Чокырның бер ягыннан икенче ягына сикергәндә тигезлекне югалтып, егылырга, чигә белән таш яки торбага бәрелергә мөмкин, алар билгесез сәбәпләр белән чокыр янында чыгып тора.
Әгәр кар төшсә, ул чокырны узып баручылар өчен тозакка әйләндерергә мөмкин. Ни өчен казу эшләрен алып барган оешма эшен төгәлләмәсә дә, чокырны әйләндереп алмады икән?
Химиклар урамының 1 нче йортында яшәүчеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета