Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чордашлар әле дә бергә

Ижёвка авылында гомер кичерүче Наҗия Әхмәтҗанова 90 яшен билгеләде. Узган атнада юбилярның фатирында бәйрәм рухы хөкем сөрде: якыннары, дуслары, күршеләре котларга ашыкты. Ветеранны истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау...

Ижёвка авылында гомер кичерүче Наҗия Әхмәтҗанова 90 яшен билгеләде. Узган атнада юбилярның фатирында бәйрәм рухы хөкем сөрде: якыннары, дуслары, күршеләре котларга ашыкты.
Ветеранны истәлекле вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путиннан исемле открытка һәм районның беренче җитәкчесе Игорь Приваловтан бүләк тапшырды. Котлауларга Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, җирлек башлыгы Валентина Пономарёва да кушылдылар.
Наҗия җәйнең иң гүзәл июль аенда дөньяга килгән. Песәй авылында колхозчылар гаиләсендә өч бала үскәннәр. Өлкәннәре Наилә дә озын гомерле булган, тугыз дистәдән артык яшәп фанилыкка күчкән. Энесе Фәйзрахман Донецкида яшәп, шахта эшендә бил бөккән.
- Тормышның бөтен ачысын-төчесен татырга туры килде: ачлыкны да, ялангачлыкны, - дип сөйли ветеран.
Илгә сугыш афәте килгәндә ФЗӨгә һөнәри белем алырга юллануы, үсмер чакта урман әзерләүдә катнашырга туры килүе хәтерендә нык уелып калган.
- Замана авырлыкларына бирешмәдек. 20 ел сату эшендә булдым, җылытылмаган кибеттә туңа-туңа халыкны көндәлек кирәк-яраклары белән тәэмин иттем. Ул чорда һәр нәрсәгә, ипигә дә озын чират иде. Авылдашларым белән йомшак телле, ачык йөзле булырга, хәлләренә керергә тырыштым, - ди ветеран.
1947 елда туган авылы Ахтыялдан Песәйгә Таһирлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш иптәшен дә оста ипи пешерүче буларак күпләр рәхмәт сүзе белән искә ала. Таһир сату эшендә дә хатынына киңәшче һәм ярдәмче була.
Ире фин һәм соңрак икенче дөнья сугышында катнашкан, батырлыгы орден, медальләр белән билгеләнгән. Таһирын соңгы юлга озатканга да утыз елга якын вакыт узган.
Бүгенге көндә Наҗия әби улы Ринат тәрбиясендә яши, икешәр оныгы һәм оныкчыгы бар. Ветеран көр күңелле, олы яшенә карамастан, яшьләрчә зиһенле.
- Әни минем иң якын кешем. Беркайчан авыр сүз әйтеп ачуланмады, кыерсытмады. Унынчы дистәсен вакласа да, сәламәтлеге әлегә начар түгел. Кибеткә дә акрынлап чыгып керә, ашлар да әзерли. Тик күз-колак булырга кирәк, - дип сөйли улы.
Галина Киршина һәм 95 яшьлек ахирәте Каюма Мирзакаева күршеләре турында фикерләрен җиткерделәр:
- Без, чордашлар буларак, әле дә бергә. Ахирәтебез наҗия кибеттә, фермада сыер савучы, соңрак төзелештә эшләп пенсиягә чыкты. һәр коллективта да мактаулы хезмәткәр булды. Ижёвкалылар аны намуслы, гадел, саф күңелле кеше буларак хөрмәт итәләр.

Фәймә Вахриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ижевка ветеран Менделеевсак