Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Чык барында үлән чап

    Шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә. Без, шәһәр урамнарында йөреп, газон чабучыларның җиңел булмаган эшләрен ничек башкаруларын күрдек. Рәшид Гарифуллинны Фомин урамының 17 нче йорты янында очраттык. Ул Менделеевскида 1998 елдан яши, Уралдан күчеп килгән. Үлән чабу белән дүртенче ел шөгыльләнә, электр газон чапкычы ярдәмендә хезмәтен тырышып башкара....

    Шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары дәвам итә. Без, шәһәр урамнарында йөреп, газон чабучыларның җиңел булмаган эшләрен ничек башкаруларын күрдек.
    Рәшид Гарифуллинны Фомин урамының 17 нче йорты янында очраттык. Ул Менделеевскида 1998 елдан яши, Уралдан күчеп килгән. Үлән чабу белән дүртенче ел шөгыльләнә, электр газон чапкычы ярдәмендә хезмәтен тырышып башкара. Бу агрегат газонны максималь тигезләргә мөмкинлек бирә, аннан соң үлән яхшырак үсә.
    Рөстәм Моратхуҗинны да шул ук эшчәнлек вакытында очраттык. Аның вазифаларына Бурмистров, Зелёная, Менделеев, Пушкин, Трудовая урамнарын тәртиптә тоту керә. Эш сәгате иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр. Безнең белән дә үлән чабуыннан бүленмичә генә сөйләште.
    Коммуналь өлкә хезмәткәрләренең эше җиңел түгел, көч һәм сабырлык таләп итә. Аның каравы, нәтиҗәсе куандыра. Чабылган үлән исеннән сафлык һәм чисталык бөркелә, шәһәребез дә матурланып кала.

    Анжела Райсян

    Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: