Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын ирләрнең изге бурычы

Беренче октябрь - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк Россиянең Кораллы көчләре сафларына көзге чакырылышка стартның традицион датасы. Безнең корреспондент Р.Шәрәфиева районның хәрби комиссары Д.Вәлиев белән чакыру капманиясенең үзенчәлекләре, проблемалар турында әңгәмә корды. - Дамир Шамилевич, хәзер хәрби комиссариатның зур булмаган коллективы өчен кайнар чор башланды. Әлеге чакырылыш шартларында сезнең бурычлар...

Беренче октябрь - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк Россиянең Кораллы көчләре сафларына көзге чакырылышка стартның традицион датасы. Безнең корреспондент Р.Шәрәфиева районның хәрби комиссары Д.Вәлиев белән чакыру капманиясенең үзенчәлекләре, проблемалар турында әңгәмә корды.
- Дамир Шамилевич, хәзер хәрби комиссариатның зур булмаган коллективы өчен кайнар чор башланды. Әлеге чакырылыш шартларында сезнең бурычлар нинди?
- Хәрби комиссариатлар үз үзенчәлекләре кысаларында гаскәрләрне яшь көч белән тулыландыру бурычларын хәл итәләр. Безнең районда бу бурыч өзлексез, тулы күләмдә һәм катгый план нигезендә башкарыла. Закончалыкка үзгәрешләр кертелмәде. Шуңа күрә, элеккечә үк, хәрби хезмәткә исәптә торган, чакырылудан тулысынча яки вакытлыча азат ителүгә хокуклары булмаган 18-27 яшьлек ир-егетләр алына. Хезмәт срогы - 12 ай.
Хәрби хезмәткә медицина тикшерүе үткән һәм хезмәткә яраклы дип табылган 50 менделеевлыны җибәрү планлаштырыла. Алар Үзәк, Көнбатыш һәм Көньяк хәрби округларында бурычларын үтәячәк. Хезмәткә чакырылучыларның кырык проценты Балтыйк һәм Кара диңгез хәрби флотларын тулыландырачак.
- Соңгы елларда дәүләт Кораллы көчләрне ныгытуга, армия хезмәтенең абруен арттыруга, хәрбиләргә лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Яңа чакырылышларны бу планда нәрсәләр көтә?
- Элеккеге кебек үк, хезмәткә китүче егетләр җыелу пунктында ук хәрби киемнәр, беренче кирәк-ярак әйберләре белән "чакырылучы комплектлары" һәм банк карталары алачак. Аларга ай саен 2 мең сум акча киләчәк (ятимнәргә - 3 мең сум). Шулай ук әти-әниләре дә балансларын тулыландыра ала - әлеге яңалык Оборона министрлыгы тарафыннан солдат хезмәтенә уңайлырак шартлар тудыру өчен кертелде.
Армиягә китүчеләргә бүләккә кәрәзле телефон бирелә. "Ватан сакчысы" тариф планы нигезендә республика хөкүмәте тарафыннан айга бер тапкыр 30 минутлык сөйләшү һәм 10 SMS түләнә. "МТС-Татарстан" телефоннарыннан баланс нульдә булганда да барлык керүче чакырулар бушлай. Хезмәтнең барлык чорында солдатлар үзләре дә, әти-әниләре дә безнең белән элемтәдә. Без хәрби частьлардагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга, ата-аналар улларының дулкынландыргыч ант бирү тантанасын уртаклашырга карар кылганда, аларның яшәү мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Хезмәт иткән һәм хезмәт итүче менделеевлылар турында уңай хәбәрләр, әти-әниләренә улларын яхшы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт хатлары килә, без моның белән, һичшиксез, горурланабыз.
- Дамир Шамилевич, армиягә аңлы рәвештә баручылар, Ватанга хезмәт итүнең почетлы бурыч икәнен белүчеләр белән беррәттән "качып йөрүчеләр" дә бар.
- Язгы кампания нәтиҗәләре буенча чакыру комиссиясенә килмәгән 54 кеше теркәлде, шуларның 18енә штраф салынды. Көзге чакырылыш башлану белән, кызганычка каршы, хәл кабатлана. Егетләрнең күбесе, аларның әти-әниләре дә, хәрби хезмәтне үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына кадәр каралганны аң-лап җиткермиләр. Мен-делеевлыларның кай-берләре армия хезмәтенә сәламәтлекләре торышы буенча яраксыз, ләкин, комиссиягә килмичә, "качып йөрүчеләр" исемлеген тулыландыралар. Чакырудан 18 яшьтән 27 гә кадәр качу - зур михнәт, егетләр өчен дә, ата-аналар өчен дә авыр йөк. Болай эшләргә кирәкми. Әгәр чакырылучыга сәламәтлеге торышы яки башка сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителү тиеш икән, ул аны алачак. Әгәр инде хезмәт итәргә тиеш булса, без, чакырылучы һичшиксез армиягә китүчеләр арасында булсын өчен, закон кысаларындагы барлык чараларны күрәчәкбез. Чакырылучыны эзләү һәм мәҗбүри алып килү кагыйдә түгел, искәрмә булырга тиеш. Сәламәтлек торышы мөмкинлек бирә икән, хезмәт итәргә кирәк, чөнки хезмәтен үтәгәннәрнең укырга керергә, дәүләт хезмәтенә урнашырга мөмкинлекләре күбрәк.
- Һәм соңгысы. Дамир Шамилевич, беренче озату кайчан көтелә? Армиягә китүчеләргә сезнең теләкләр.
- Казанның җыелу пунктыннан беренче озату 7 ноябрьгә билгеләнә. Аңа кадәр традиция буенча "Юность" район мәдәният йортында армиягә китүчеләрне сәламләү булачак. Менделеевлыларга уңышлы хезмәт итүләрен, сәламәтлек һәм иминлек, Ватанны саклау бурычын намус белән үтәүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћналыклары районныћ хђрби комиссары Д.Вђлиев