Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын кеше

Безнең якташыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераны, танкчы, Сталинград сугышының легендар герое Александр Волковның исемен тарихчылар район елъязмасына алтын хәрефләр белән язар. Л.Кривилёва 90 яшьлек юбилее Ватанны фашист илбасарларыннан азат итүгә керткән өлеше, хезмәт казанышлары, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге үрнәге, район үсеше өчен зур иҗтимагый эш алып баруы өчен...

Безнең якташыбыз - Бөек Ватан сугышы ветераны, танкчы, Сталинград сугышының легендар герое Александр Волковның исемен тарихчылар район елъязмасына алтын хәрефләр белән язар.
Л.Кривилёва
90 яшьлек юбилее Ватанны фашист илбасарларыннан азат итүгә керткән өлеше, хезмәт казанышлары, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге үрнәге, район үсеше өчен зур иҗтимагый эш алып баруы өчен ветеранга рәхмәт белдерүгә сәбәпче булды.
Котлаулар тантанасын ачып, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Ханбиковның ярдәмчесе, район Советы депутаты Рөстәм Гафаров җылы хисләр белән болай диде:
- Александр Дмитриевич минем өчен кешелеклелек һәм намуслылык үрнәге. Ул һәрвакыт ачык күңелле, зирәк киңәшләр бирә. Урыны белән шаяртып та ала. Кыскасы, чын кеше. Район башлыгы булганда мин аны 85 яше белән котладым һәм тагын биш елдан юбилеена килергә сүз бирдем. Күргәнегезчә, вәгъдәмне үтәдем.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин юбилярга изге теләкләрен җиткерде. Бүләкләр белән бергә ул Россия Президенты Владимир Путиннан котлау адресы тапшырды.
Анда мондый юллар бар: "Без сезнең геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, сез сугыш сынауларын һәм михнәтләрен лаеклы үткән һәм Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керткән кешеләр. Сезнең фидакарьлегегез гасырлар буена онытылмас".
Заводлылар юбиляр портретына якты мизгелләр өстәделәр. Аларның күбесе, ата-бабаларның эшкә тугрылыклылык эстафетасын дәвам итеп, Александр Дмитриевич белән бергә хезмәт куйган.
Карпов исемендәге химия заводы профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина, барий ачыткысы гидраты һәм катализаторлар цехы комитеты рәисе Әлфия Моратова, химия заводының ветераннар советы лидерлары Роза Галиева һәм Фаилә Хәсәнова, предприятиенең генераль директоры Дамир Шәмсин исеменнән юбилярны котлап, А.Волков адресына изге сүзләр җиткерделәр.
- Әгәр Дамир Рәфисович командировкада булмаса, ул котларга үзе килер иде, - диделәр алар.
- Минем өчен завод - күңелемнең бер өлеше. Мин гомерем буе аңа тугры булдым, бер урыннан икенчесенә күчмәдем, - дип билгеләп үтә ветеран.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина үзара аңлашу, хезмәттәшлек өчен ихластан рәхмәт белдерде.
- Ветераннар хәрәкәте активының беренче рәтләрендә Александр Дмитриевич кебекләр булу бик мөһим. Сугыш еллары авырлыклары аны сындырмады. Ул гади һәм изге күңелле кеше булып калды, ветераннар белән эшләүдә ышанычлы ярдәмче.
Район башлыгы ярдәмчесе Роман Волков эш һәм гамәлләре белән бабасының абыйсына охшарга теләвен белдерде.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, юбиляр оптимист һәм тормышны яратучы. Ул район чараларында, мәгариф учреждениеләрендә еш кунак була. Яраткан кызлары Нина һәм Вера, оныклары аның янында еш булалар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр.
- Безнең әтиебез көчле рухлы, ныклы характерлы. Әлегә кадәр мотоцикл белән идарә итә. Аның өчен иң мөһиме - хәрәкәт. Аллаһ Тәгалә аңа сәламәтлек бирсен, - диләр кызлары.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары ветеран