Чын кызлар хоккей уйный
517
0
0
"Айсберг" Боз сараенда 1998-2000 елларда туган кызлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенең беренче этабы уеннары узды. Ярышта катнашучыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров сәламләделәр һәм Татарстан Конституциясе көне белән котладылар. Ярышлар өч көн барды. Анда Казан, Буа, Питрәч, Актаныш һәм Менделеевск җыелма командалары катнашты....
"Айсберг" Боз сараенда 1998-2000 елларда туган кызлар арасында хоккей буенча республика беренчелегенең беренче этабы уеннары узды.
Ярышта катнашучыларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров сәламләделәр һәм Татарстан Конституциясе көне белән котладылар.
Ярышлар өч көн барды. Анда Казан, Буа, Питрәч, Актаныш һәм Менделеевск җыелма командалары катнашты.
Тренер И.Абазов җитәкчелегендәге "Лигры" менделеевлылар командасы беренче көнне Буа хоккейчылары белән очрашты. Тамашачы безнең спортчылар өчен җан атты, һәр кискен мизгел өчен борчылды, ә алар уен барышында аз булмады.
.jpg)
- Команда капитаны Лиза Маштакова - минем оныгым, - ди хезмәт ветераны Валентина Петровна Маштакова, - ул хоккей белән җитди мавыга, уен алдыннан бик дулкынланды һәм мин аңа, команда буенча иптәшләренә уңышлар теләргә килдем.
Николай Геннадьевич Пермяков оныгы Анна өчен җан ата. Пермяковлар гаиләсендә хоккей белән мавыгу нәселдән килә.
- Без вакытында "Коммуна" театры янындагы шугалакта уйный идек. Дөрес, анда башка заман - киез итекләрдә тимераяклар, урманга барып, кәшәкә таягына бөгелгән агач эзли идек. Хәзер балалар өчен менә дигән боз сарае төзеделәр.
Көндәшләр капкасына беренче ике алканы Ләйсән Шәрәфетдинова кертте. Һөҗүм итүче Валерия Кузнецованың төгәл атуы җиңү исәбен тагын арттырды. Хоккейчының әнисе шатлыгын яшерми.
- Валерия МЧС уку йортында укырга ниятли, - дип билгеләп үтә Татьяна Кузнецова. - Күнекмәләрдә алган сыйфатлары аңа киләчәктә кирәк булыр дип ышанам.
1 нче мәктәп укучысы Ирина Глущенко уенның һәр мизгелен видеога төшерергә омтыла.
- Мин иптәшем Алина Студенкованы хупларга килдем, - ди ул.
Нәтиҗәдә очрашу кыр хуҗалары файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды.
Безнең команда уены турында тамашачы ир-егетләрнең дә фикерен беләсе килде.
- Команда лаеклы уйный, - дип саный Виктор Смирнов, - яхшы шуалар, кызлар кырны күрәләр, куелган бурычны үтиләр, капкачы һөҗүмне яхшы гына кире кага. Тренерның хезмәтен бәяләргә кирәк.
Уен нәтиҗәләре буенча Актаныштан "Лачын" командасы беренче урынны алды, Казан һәм Питрәч командалары - икенче һәм өченче. Менделеевлылар дүртенче урында. Алда беренчелекнең икенче этабы, ул Питрәчтә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.2700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.2900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6700
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5000
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8800
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6700
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84