Чыршы бизәр чак җитә
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды. Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга...
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
Аларны да сата башладылар инде. Тик күңел урманда үскәнне якынрак күрә. Чит илләрдән кайтарылганын сәүдә нокталарыннан инде күптән алырга була. Яңа ел бәйрәме өчен дип безнең урманчылар да аны махсус үстерә. Соңгы елларда чүлмәккә утыртылганнары да киң кулланышка керә башлады.
Белгечләр мондый урман гүзәлен теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итә. Россельхознадзорның фитосанитар күзәтчелек, бөртек һәм орлык сыйфатын тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, кайбер чыршы, наратларга корткыч бөҗәкләр ияләшергә мөмкин. Җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткычлар агачларга куркыныч тудыра. Алар кәүсә нематоды авыруы таратырга җирлек булырга да мөмкин. Әлеге авыруны таратмас өчен республиканың кайбер өлешләрендә һәм күрше төбәкләрдә карантин фитосанитар зона игълан ителгән.
Кайберәүләр, чыршы ничек авыру тарата алсын инде дип, ышанмас та. Үз йортлары белән яшәүчеләр бәйрәмнән соң аны бакчаларына чыгарып куя, яз ахырына кадәр шунда тота икән, Яңа ел гүзәлендә корткычлар булганда ул башка агачларга күчә. Мондый хәл килеп чыкмасын дисәк, чыршыны чүп савытына ташларга яки мичкә тыгып яндырырга кирәк тә инде.
Декабрь урталарында белгечләр чыршы сатылучы сәүдә нокталарына рейдлар оештырырга җыена. Алар әйтүенчә, мондый тикшерүләр төрле хилафлыкларга юл куймас өчен кирәк. Россельхознадзор белгечләре ылыслы агачлар белән сату итәргә уйлаучыларга кичекмәстән тиешле документларны рәсмиләштереп, сатып алучыларга бары тик сыйфатлы чыршылар гына сатуны оештырырга киңәш итә.
Орлык, чәчәк, агач үсентеләре турында сорауларыгыз туса, хилафлыклар белән очрашсагыз, 277-69-26 телефоны аша Россельхознадзор белгечләре белән элемтәгә керергә була.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча дәүләт оешмасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7700
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8600
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика