Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршы бәйрәмендә “Пицца” җырлады

Башкалабызда узган президент чыршы бәйрәмендә Менделеевск балалары да катнашты. Алар сәяхәттән алган тәэсирләрен корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белән бүлештеләр. Дмитрий Егоров, 3 нче мәктәпнең 7Б сыйныфы укучысы, каратэга йөрүче: - Президент чыршы бәйрәмендә беренче мәртәбә катнаштым. Барысы да ошады: чара узган зур комплекс, дистәләгән кеше катнашында театральләштерелгән тамаша. Безгә ел символы...

Башкалабызда узган президент чыршы бәйрәмендә Менделеевск балалары да катнашты. Алар сәяхәттән алган тәэсирләрен корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белән бүлештеләр.
Дмитрий Егоров, 3 нче мәктәпнең 7Б сыйныфы укучысы, каратэга йөрүче:
- Президент чыршы бәйрәмендә беренче мәртәбә катнаштым. Барысы да ошады: чара узган зур комплекс, дистәләгән кеше катнашында театральләштерелгән тамаша.
Безгә ел символы булган йомшак уенчык - түбәтәйле атка салынган татлы бүләк бирделәр.
Елена Краснопёрова, 1 нче мәктәпнең 11Г сыйныфы укучысы, район олимпиадалары призёры, "Шаян" ансамбленә йөрүче:
- Казанга баруым турындагы хәбәр минем һәм сыйныфташым Алёна Лонина өчен көтелмәгән, ләкин шатлыклы сюрприз булды. Безне искиткеч күңелле тамаша, ә азактан "Пицца" төркеме чыгышы көтә иде. Мин бу яшьләр төркеменә гашыйк, Казанга аеруча күтәренке кәеф, "Пицца"ны күрү өмете белән бардым.
Юрий Жетыбаев, 3 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы, мәктәп олимпиадалары призёры:
- Анда барып кайтуга бер көн сарыф итүгә карамастан, Казаннан алган тәэсирләр бары тик уңай гына. Район делегациясе составына керү зур горурлык. Барыннан да бигрәк һава гимнастлары чыгышы ошады. Аларның гаҗәеп трюклар ясаганын карап торганда тын кысылырлык иде. "Пицца" төркеме бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер өстәде.Без бу онытылмаслык сәяхәтне оештыручыларга бик рәхмәтле.
Елена Чеботарёва, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече:
- Президентның чыршы бәйрәменә безнең районнан 25 бала барды. Чакырылганнар исемлегенә 7-11 нче сыйныфлардан фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортчылар, актив укучылар керде. Бар нәрсә яхшы дәрәҗәдә оештырылган, безне ачык күңел белән каршы алдылар. Кайнар аш ашаттылар, "Татнефть-арена" күңел ачу комплексында узган Яңа ел тамашасында республикадан делегацияләр катнашты. Премьер-министр Илдар Халиков балаларны бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру