Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Чыршы тирәли әйлән-бәйлән

    "Юность" район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле чыршы бәйрәме узды. Матур киемнәр, костюмнар киеп килгән илледән артык малайны һәм кызны, әти-әниләрен район башлыгы Игорь Привалов сәламләде һәм тылсымлы бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Игорь Привалов үз чыгышында сәламәтлекләре чикле балаларның үсеше өчен районда уңайлы шартлар тудырылуы турында белдерде....

    "Юность" район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле чыршы бәйрәме узды.
    Матур киемнәр, костюмнар киеп килгән илледән артык малайны һәм кызны, әти-әниләрен район башлыгы Игорь Привалов сәламләде һәм тылсымлы бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.
    Игорь Привалов үз чыгышында сәламәтлекләре чикле балаларның үсеше өчен районда уңайлы шартлар тудырылуы турында белдерде. Социаль яклау идарәсе (Ә.Салаватуллина) хезмәткәрләре проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә тырышлык күрсәтәләр.
    Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Песи, Төлке, Убырлы карчык һәм башка әкият геройлары балаларны театрлаштырылган тамаша карарга чакырдылар. Кызыклы сәхнә күренеше җыр, бию, шигырь юллары белән үрелеп барды. Тамаша тәмамланганнан соң малайлар һәм кызлар бизәлгән чыршы янына ашыктылар. Алар Кыш бабай белән Кар кызына осталыкларын күрсәтергә тырыштылар, бал-маскарадта катнашып, костюмнарын күрсәттеләр. Чыршы бәйрәменә нинди генә геройлар килмәгән! Христина Хромованың Кар кызы костюмы үзенә бик килешә, шигырь сөйләп бүләк тә алды.
    Оныгы белән килгән Лариса Золотько фикерләре белән бүлеште:
    - Вадим да бәйрәмгә шигырь әзерләде, балалар белән аралашты. Ул мондый чараларны көтеп ала.
    Айсинә Шәйхетдинова Абалачтан килгән, аңа матур бизәлгән чыршы аеруча ошады. Максим Семенов инде икенче тамашаны хозур кыла: балалар бакчасында энесенең чыршы бәйрәмендә булган. Кечкенә Ясминә Хәсәнҗанова мондый чарада беренче тапкыр гына катнаша. Алар барысы да чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, район башлыгыннан күчтәнәчләр алдылар, актив катнашучыларга бүләкләр бирелде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: