Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Депрессия беренче урында

    10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Район үзәк больницасының баш табибы урынбасары, табиб психиатр-психотерапевт Светлана Горячих корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага менделеевлыларның психик авырулары, шул исәптән депрессия турында сөйләде. - Светлана Илһамовна, психик сәламәтлек төшенчәсе нәрсә ул? - Психик сәламәтлек кешенең...

    10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде.
    Район үзәк больницасының баш табибы урынбасары, табиб психиатр-психотерапевт Светлана Горячих корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага менделеевлыларның психик авырулары, шул исәптән депрессия турында сөйләде.
    - Светлана Илһамовна, психик сәламәтлек төшенчәсе нәрсә ул?
    - Психик сәламәтлек кешенең алыштыргысыз өлешен һәм сәламәтлекнең мөһим компонентын тәшкил итә. Бу - кеше сәләтләрен тормышка ашыра, тормыш стрессларына каршы тора, нәтиҗәле эшли һәм җәмгыятькә өлеш кертә ала торган иминлек торышы.
    - Безнең районда психик авырулы ничә кеше бар һәм начар физик сәламәтлекнең сәбәбе нәрсәдә?
    - Хәзерге вакытта Д-исәптә 340 кеше тора. Шәһәрдә махсуслаштырылган дәвалау учреждениесе юк, шуңа күрә җитди психик тайпылышлары булган өлкәннәрне дәвалауга Казанга җибәрәбез, ә балаларны - Яр Чаллының психик-неврология диспансерына. Начар физик сәламәтлек социаль үзгәрешләр, эштә стресс шартлары, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару һ.б.лар белән бәйле.
    - Нинди сәбәпләр авырулар артуга китерә?
    - Кагыйдә буларак, мәгълүматның артык күплеге, илдәге сәяси һәм икътисадый катаклизмнар. Нәселдәнлек психик аырулар факторларының берсе булып тора. Бөтендөнья психик сәламәтлек көне депрессия тайпылышлары, Альцгеймер авыруы, наркотикларга бәйлелек, эпилепсия, акыл ягыннан артта калу таралуны кыскартуны максат итеп куя. Авыруның катлаулылык дәрәҗәсенә карап һәр сырхау өчен индивидуаль дәвалану курсы билгеләнә. Ул 15 сессиядән дә (очрашу), 40-50дән дә торырга мөмкин. Табибның шәхси сәламәтлеге һәм физик формасы - пациентның ышанычын формалаштыручы мөһим факторларның берсе.
    - Авырулар күбрәк нинди проблемалар белән дәвалауга җибәрелә?
    - Шизофрения, шизотиплы һәм саташу тайпылышлары белән. Органик психик тайпылышлар да (ми зарарланганда) госпитальләштерүгә сәбәп була. Соңгы вакытта психик һәм психоактив матдәләр (таблетка, алкоголь, наркотиклар, тарту катнашмалары) кулланудан тайпылышлы пациентлар өстенлек итә. Аннан - хәвефле һәм кәефкә бәйле тайпылышлылар.
    - Соңгы диагнозлы кешеләр дә стационарга дәваланырга ятамы?
    - Әгәр кеше хәвефләрен җиңә алмый икән, әлбәттә. Кешеләр фикеренчә, стационарда дәваланучылар - "психлар". Ләкин андыйлар еш кына психологик проблемаларын җиңә алмаучы кешеләр. Андый пациентлар - ирекле кереп-чыгып йөрүдә, аларны беркем дә йозак астында тотмый. Кешеләр сәламәтлек саклау системасының коткару службасы булуын аңласыннар иде. Хәвефләнүләр еш кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйланырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк.
    - Психотерапевт ярдәменә кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә - ир-атлармы, әллә хатын-кызлармы?
    - Әлбәттә, хатын-кызлар. Алар депрессия белән - 2, хәвефле тайпылышлар белән 1,5-2 тапкыр күбрәк авырыйлар. Хатын-кызлар психотерапевт ярдәменә дә теләп мөрәҗәгать итәләр.
    Депрессия - психик паталогиянең иң таралган төре. Кагыйдә буларак, аңа аерылышу, эшне югалту, якын кешеңнең үлеме һ.б.лар сәбәп булып тора. Гадәттә авыру дәвалауга бирешә. Ул никадәр иртәрәк башланган икән, сәламәтләнүгә шанслар да күбрәк. Моның өчен медицина ярдәменә вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: