Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Депутатлар бюджет кабул иттеләр

    20 декабрьдә халык сайланучылары икенче укылышта районның төп финанс документын кабул иттеләр. - Фаразланучы керемнәрнең гомуми күләме 383663,4 мең сум тәшкил итә. Бюджетның чыгымнар өлеше дә шул ук күләмдә планлаштырыла. Шулай итеп, 2013 елның бюджеты дефицитсыз, - дип хәбәр итте финас-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева. (Карар 2 нче биттә һәм...

    20 декабрьдә халык сайланучылары икенче укылышта районның төп финанс документын кабул иттеләр.
    - Фаразланучы керемнәрнең гомуми күләме 383663,4 мең сум тәшкил итә. Бюджетның чыгымнар өлеше дә шул ук күләмдә планлаштырыла. Шулай итеп, 2013 елның бюджеты дефицитсыз, - дип хәбәр итте финас-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева. (Карар 2 нче биттә һәм http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында бастырыла).
    2012 елга һәм 2015 елга кадәр фаразлауда районның социаль-икътисадый үсеше турында икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
    Аның сүзләренчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча промышленность җитештерүе индексы 101,1% тәшкил итәчәк. 2013 елда җитештерү үсеше күләме 100,6% дәрәҗәсендә фаразлана. 2015 елда минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" предприятиесен файдалануга кертү белән җитештерү егәрлекләре ике тапкырдан артыграк булачак - 212%.
    Депутатлар мәгълүматны игътибарга алдылар. Тулырак информация http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында.
    Аннан соң район Советы 2013-2015 елларга кече һәм урта бизнесны үстерү программасын раслады. (http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында бастырыла).
    Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар үткәрү турында мәгълүмат белән Россия ЭЭМ Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев чыгыш ясады. Депутатлар район башкарма комитетына түбәндәге тәкъдимнәр бирделәр: Менделеевскида юл хәрәкәтен оештыру проектын эшләүгә средстволар эзләү, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре, шәһәр базары, больница янында ясалма юл тигезсезлекләре яки кисәтү билгеләре урнаштыру, җирле билгеләнештәге юлларда юл билгеләре урнаштыру, чокырларны ремонтлау. (Карар http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында бастырыла).
    "Менделеевск районының почетлы гражданины" исемен бирү турында" мәсьәләсен тикшерү барышында депутатлар махсус төзелгән комиссиянең тәкъдимнәре белән килештеләр һәм хезмәт ветераннары Тәскирә Галеева һәм Петр Федоров, ТРның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры Рифкат Таҗиев кандидатураларын тәкъдим итү белән килештеләр.
    Л.Кривилева
    Р.Сәхапов фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: