Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар карар кабул итте

Җомга көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә муниципалитет залында депутатлар корпусы аксакалы Валентин Евдокимов район Советының чираттан тыш 22 нче утырышын ачты. Анда район башкарма комитет җитәкчесе Игорь Привалов катнашты. Көн тәртибендә тикшерүгә сигез мәсьәлә билгеләнде. Беренче чиратта Менделеевск муниципаль район башлыгы, район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары вазифаларын үтәүчеләрнең вакытыннан...

Җомга көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә муниципалитет залында депутатлар корпусы аксакалы Валентин Евдокимов район Советының чираттан тыш 22 нче утырышын ачты. Анда район башкарма комитет җитәкчесе Игорь Привалов катнашты.
Көн тәртибендә тикшерүгә сигез мәсьәлә билгеләнде.
Беренче чиратта Менделеевск муниципаль район башлыгы, район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары вазифаларын үтәүчеләрнең вакытыннан алда мәнфәгатьләрен туктатулары һәм бу өч вакантлы урынга җитәкчеләр сайлау мәсьәләләре тикшерелде.
Шәхси гаризасы нигезендә халык депутатлары район башлыгы вазифаларын үтәүче, район башлыгы, Совет рәисе урынбасары Светлана Валентиновна Безбородованың 2012 елның 21 маеннан вакытыннан алда үз вәкаләтләрен туктатуы турында карар кабул итте.
Район Уставының 41 нче маддәсе нигезендә совет элек Яңабирде җирлеге башлыгы булып эшләгән Рөстәм Зиннурович Хәбибуллинны район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары итеп бертавыштан сайлады.
Котлаулар кабул итеп, Рөстәм Хәбибуллин депутатларны ышанып тапшырылган вазифаларын лаеклы һәм намус белән үтәячәгенә ышандырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Павел Миронов 2012-2015 елларда "Уңайлы мохит" район программасын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде.
Докладчы депутатларны программаның максаты һәм бурычлары белән таныштырды, аның социаль хәлне яхшырту һәм район инвалидларының җәмгыятьтә җайлашу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы булуын билгеләп үтте. Бу максатка 2012 елга - 15963 мең сум, 2013 - 11015 мең сум, 2014 - 11655, 2015 елга - 10340 мең сум финанслау фаразлануы турында игълан ителде.
ТР Министрлар Кабинетының "2011-2015 елларда "Уңайлы мохит" республика максатчан программасын раслау турында" карары нигезендә һәм инвалидларга карата дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда Менделеевск районының катнашуын тәэмин итү максатында депутатлар бу мәсьәлә буенча мәгълүматны исәпкә алырга карар кылдылар һәм 2012-2015 елларга "Уңайлы мохит" район программасын расладылар.
2011-2014 елларда "Кайгырту" район комплекслы программасын үтәү барышы турында халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, районда 2011-2014 елларда бу комплекслы программаны үтәү буенча эш алып барыла. Аның кысаларында халыкның якланмаган катлавына яшәеш шартларын яхшырту өчен оештыру, хокукый, социаль-икътисадый шартларны формалаштыруга юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру чаралары билгеләнгән.
Авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле, өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар һәм сугыш ветераннарын социаль яклау буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Программада сугышта катнашканнарга һәм толларга социаль ярдәм чараларына аеруча игътибар бирелә. Җирле бюджет хисабына һәр елны әлеге категория гражданнарның фатирларына ремонт ясала, газетага бушлай яздыру оештырыла, Җиңү һәм Ватанны саклаучылар көннәрендә матди ярдәм күрсәтелә. Өлкәннәр, инвалидлар ункөнлекләре районда оешкан төстә уздырыла. 2011 елда "Кайгырту" программасы чараларын гамәлгә ашыру өчен 1760 мең сум акча сарыф ителде.
Мәсьәләне тикшереп, депутатлар карар кабул итте (карар 2 биттә).
2011 елның 18 июлендә чыккан "Юридик һәм физик затларның катнашу мөмкинлеген киңәйтү максатында аерым төр юридик шәхесләрнең товар сатып алуы, хезмәт күрсәтүе турында" федераль законның 8 маддәсе 8 пункты нигезендә хезмәт, эш, товар сатып алуда ачыклыкны тәэмин итү һәм коррупцияне кисәтү турында район башкарма комитетының икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева тәкъдиме буенча Совет карар кабул итте (карар сайтта урнаштырылды).
Муниципаль хезмәткәрләр һәм бу вазифаны үтәүгә дәгъваланучы гражданнар тәкъдим иткән мәгълүматларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерү һәм район муниципаль службаларының вазифаи тәртибе таләпләрен үтәү, шулай ук муниципаль служба вазифаларын үтәүгә дәгъвалаучы гражданнар тәкъдим иткән керем, милек һәм "Коррупциягә каршы тору турында" федераль закон һәм РФ Президенты Указы белән расланган коррупциягә каршы милли план нигезендә милек белән бәйле йөкләмәләр турында мәгълүматлар Положениесенә үзгәрешләр керту буенча район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Лилия Мөхәмәдиева чыгыш ясады (карар... сайтта урнаштырылды).
"Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссияләр турында ТР Законы нигезендә һәм кадрлар үзгәреше белән бәйле рәвештә закончалык һәм хокук тәртибе буенча даими комитет рәисе Нүрия Сапаева тәкъдиме белән депутатлар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссия составына үзгәрешләр керттеләр. (сайтта урнаштырылды).
Район гимны астында Совет утырышы тәмамланды.

9.00 сәгатьтә җирле үзидарә шәһәр Советы рәисе урынбасары Илсөяр Гобәйдуллина чираттагы утырышны ачты.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - "2012 елда Менделеевск шәһәрен чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү турында" шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов чыгыш ясады.
Депутатлар Илсөяр Гобәйдуллина, Дамир Шәмсин, Илдар Шәвәлиев шәхси секторда яшәүчеләрне дә җәлеп итеп, урамнарны һәм территорияләрне предприятие, оешма, учреждениеләргә беркетү исемлеген яңарту тәкъдимен керттеләр.
Мәсьәләне тикшереп, депутатлар карар проектын нигездә кабул итәргә дигән фикергә килделәр, аны депутатлар тәкъдимен исәпкә алып яңадан эшләү даими комитетка йөкләнде.
"2012 елга һәм планлы 2013-2014 елларга Менделеевск шәһәре бюджеты турында" карарга үзгәрешләр тәкъдиме белән авыл җирлекләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе җитәкчесе Земфира Гәрәева чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, 2012 елга Менделеевск шәһәре бюджеты керем һәм чыгымнар буенча 34003300 сум күләмендә расланган, бюджет исәбендә калган 5096265,05 сум һәм 538980,81 сум өстәмә керем дә шуңа өстәлә. Бюджетның чыгым өлеше артты: Тын Тауда суүткәргеченең тышкы челтәренә - 3200000 сум, Фомин урамы 19 йорттагы күп функцияле үзәкне капиталь ремонтлауга - 491223,38 сум, шул үзәктә электр линиясе монтажы эшләрен башкаруга - 156849,56 сум.
Менделеевск шәһәре "Иң төзек торак пункт" республика конкурсында призлы урынны алды һәм шәһәрне төзекләндерүгә республикадан 213000 сум акча күчерелде. Югарыда күрсәтелгән чыгымнарны 2012 елда шәһәр бюджетын формалаштыруга кабул итү һәм раслау тәкъдим ителде. Шәһәрнең тәгаенланган бюджеты 39638545,86 сум тәшкил итте (карар сайтта урнаштырылды www. mendeIeevsk.tatar.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары рђсми

2
X