Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар салым ставкаларын расладылар

Район муниципалитетында җирле үзидарә Менделеевск шәһәр Советының егерме сигезенче утырышы узды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә тикшерелде: 1. "Җир салымы турында" ТР җирле үзидарә Менделеевск шәһәр Советының 2013 елның 28 августыннан 63 нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турында. 2. Физик затлар милкенә салым турында. 3. Беренче укылышта 2014 елга һәм 2015...

Район муниципалитетында җирле үзидарә Менделеевск шәһәр Советының егерме сигезенче утырышы узды.

Көн тәртибендә өч мәсьәлә тикшерелде:
1. "Җир салымы турында" ТР җирле үзидарә Менделеевск шәһәр Советының 2013 елның 28 августыннан 63 нче санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
2. Физик затлар милкенә салым турында.
3. Беренче укылышта 2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына ТР Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәре бюджеты турында.
Барлык мәсьәләләр буенча да мәгълүматны финанс-бюджет палатасы рәисе Анна Афанасьева тәкъдим итте.
Көн тәртибенең икенче пункты депутатлык корпусында бәхәсләр тудырды.
- Яңа елдан физик затлар милкенә салымны объектларның кадастр бәясеннән чыгып билгеләү турында яңа закон көченә керә, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев. - Салым суммасы сизелерлек артачак. Халык арасында аңлату эшләре алып бару, массакүләм мәгълүмат чараларында тиешле материаллар урнаштыру зарур.
Депутатлар шулай ук бюджетның чыгымнар өлешенә "Шәһәр зиратларын төзекләндерү һәм җыештыру" статьясын кертү өчен тавыш бирделәр.
Барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде, 2 нче биттә һәм www.mendeleevsk.tatar.ru сайтында бастырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары салым ставкалары