Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Депутатлар төзекләндерү яклы

    Шәһәр Советы депутатлары җирле үзидарәнең вәкаләтле органының чираттагы утырышында 2013 елда төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуга кагылышлы кайбер программаларны тикшерделәр һәм кабул иттеләр. Районның баш архитекторы равил Хәбиров тәкъдиме буенча "Чәчәк хуҗалыгы" программасы расланды. Программа кысаларында Ленин мәйданында, Октябрьская һәм Пушкин урамнарында газоннар булдыру планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетыннан тыш, башкаручылар...

    Шәһәр Советы депутатлары җирле үзидарәнең вәкаләтле органының чираттагы утырышында 2013 елда төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуга кагылышлы кайбер программаларны тикшерделәр һәм кабул иттеләр.
    Районның баш архитекторы равил Хәбиров тәкъдиме буенча "Чәчәк хуҗалыгы" программасы расланды.
    Программа кысаларында Ленин мәйданында, Октябрьская һәм Пушкин урамнарында газоннар булдыру планлаштырыла. Шәһәр башкарма комитетыннан тыш, башкаручылар булып офислары үзәк шәһәр урамнарында урнашкан предприятиеләр чыгачак. Шуның белән бергә "Үрнәк тәртиптәге йорт", "Үрнәк тәртиптәге урам", "Үрнәк тәртиптәге предприятие, оешма, учреждениеләр территориясе", "Үрнәк тәртиптәге чишмә территориясе" исеменә бәйге Положениесен дә карау тәкъдим ителә.
    Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча эшләрне сыйфатлы тәэмин итү максатында шәһәр Советы карар кабул итте (http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында урнаштырылды).
    "Менделеевск шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставын кабул итү тәкъдиме белән район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Лилия Мөхәмәдиева чыгыш ясады. "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль закон маддәләренә нигезләнеп шәһәр Советы карар кабул итте (http://mendeleevsk.tatarstan.ru сайтында урнаштырылды).
    Көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшереп, депутатлар үз эшләрен төгәлләделәр.
    Лариса Кривилева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: